Татарстан кешесе 7 яшьлек улын даими мыскыллауда һәм кыйнауда гаепләнә

-- Alfia

Татарстан кешесе 7 яшьлек улын даими мыскыллау һәм кыйнаган өчен шартлы срок алды. Бу хакта Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев сөйләде.

Судта ачыкланганча, Лениногорскида яшәүче 40 яшьлек ир-ат ярты ел (2019 елның февраленнән июленә кадәр) даими рәвештә үзенең 7 яшьлек улын кыйнаган.

40 яшьлек ир-атны «Газаплау» һәм «Ата-анасы балигъ булмаган баланы тәрбияләү бурычларын үтәмәү, рәхимсез мөгамәләдә булу» маддәләре буенча гаепле дип таныдылар. Ул 3 ел һәм 3 айга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителгән.
Мәгълүмат: tatar-inform.tatar

Бәйле