Коточкыч хәл: Чаллыда шәхси сак оешмасы хезмәткәре әнисен харап итә

-- Alfia

Чаллыда шәхси сак оешмасы хезмәткәре 60 яшьлек әнисен кыйнап үтергән. Бу хакта «Татар-информ»га үз чыганагы хәбәр итте.

Хатын 32 яшьлек улы белән җиденче комплекстагы йортларның берсендә яшәгән. Узган шимбәдә алар арасында бәхәс чыккан. Шуннан соң Чаллы кешесе әнисен каты кыйнаган, ул урында ук вафат булган.

Экспертлар хатын-кызның бавыры өзелгәнен, кабыргалары сынуын, корсак һәм күкрәк читлеге җәрәхәтләрен ачыклаган.

Мәрхүмәнең улына карата җинаять эше кузгатылган. Аңа 15 елга кадәр колония яный.

 

Мәгълүмат: tatar-inform.tatar

Бәйле