Телефон баланы күзсез калдырган

-- Alina

10 яшьлек бала кесә телефонын төнгелеккә «зарядка»га куеп йоклаган. Нәтиҗәдә, телефон шартлаган.

Бу җан тетрәндергеч хәл Омск шәһәрендә булган. Баланың ата-анасы аны шунда ук дәваханәгә илткән. Табиблар кичә төнлә балага операция ясаган.

Бүгенгә билгеле булганча, ул уң күзсез калган. Әлеге вакытта зыян күрүче реанимация бүлегендә дәваханәдә ята. Якын арада ул анда табиблар карамагында булачак.

Белгечләр әйтүенчә, кесә телефонын төнгелеккә электрга тоташтырырга ярамый. Шулай ук, телефонны мендәр, юрган астында калдыру — аның кызуына китерә. Нәтиҗәдә ул шартлый. Русиядә мондый хәл беренчеләрдән түгел.

 

 

Мәгълүмат Кызыл Таң

Бәйле