Алинә Сафиуллина: «Мондый хәл булуы бераз башка сыймый торды»

-- Alfia
// Татар Тудей // Татар Бүген //

Җырчы Алинә Сафиуллина Яшел Үзән районындагы авылга концерт белән баргач булган хәлләрне инстаграмда язылучылары белән дә бүлеште.

«Көне буранлырак иде, без инде вакытында чыгып китсәк тә, бераз соңга калдык, әмма алданрак чыгасы булган!
Килеп кердек авылга. Авыл башында бер олы гына абзый каршы алды. Мәдәният йортына юлны күрсәтеп, машинабызга утырып менде.  Бер йорт каршына килеп туктадык. Баксаң, боларның мәдәният йортларына юл юк икән. Машина белән кереп булмый. Киттем күлмәкләрне күтәреп, чемоданнарымны өстерәп. Иң авыры егетләргә булды, әлбәттә, алар колонкалар, тимер-томырларны ташыды. 21 гасырда мондый хәл булуы бераз башка сыймый торды», ди Алинә Сафиуллина.

Җырчы сүзләренчә, иң кызыгы тамашачыларның карны ерып, бакча артларыннан концертка килүе булган. «Күңелендә булганы кар ерып та килә», ди Алинә Сафиуллина.

 

Мәгълүмат Алинә Сафиуллина инстаграмыннан

Бәйле