«Малай тезләренә егыла һәм сулыш алудан туктый» — Мәскәүдә әнисе ДЦП авырулы баласын үтергән

-- Alfia
Мәскәүнең көньяк-көнбатышында ДЦП авырулы тугыз яшьлек малайны әнисе бәреп үтергән.
Бу хәл 26 февральдә булган. Әнисе улы белән бергә, малай «бишле» билгесенә дәгъва итә алсын өчен, математика буенча өстәмә биремне үтәргә тырыша. Бала каршы килә һәм елый башлый, моңа җавап итеп әнисе аны сүгеп ыргыта. Ләкин хатын моның белән генә туктамый һәм улы чираттагы тапкыр укудан баш тарткач, аның күкрәгенә йодрыгы белән суга. Малай тезләренә егыла һәм сулыш алудан туктый.

Куркуга төшкән әнисе шунда ук медикларны чакырта һәм мөстәкыйль рәвештә, аларның киңәшләре буенча улын ясалма сулыш алдыра һәм йөрәк массажы ясый башлый. Әмма инвалид малай ашыгыч ярдәм килгәнче үлә.

Хатын табибларга улын үтерүен һәм хәзер тормыш белән исәп-хисап ясаячагын белдерә. Аны психиатрия клиникасына җибәрәләр.

Мәгълүмат: kiziltan.rbsmi.ru

Бәйле