Ни сәбәпле Россиядә тәм-томнар кыйммәтләнәчәк?

-- Alina

Контрафакт, ягъни «ялган» товарлардан котылу өчен кирәк ул. Болай була калса, печенье-кәнфитләр һәм башка тәмле-татлы ризыклар бәясенең 10 процентка кыйммәтләнү ихтималы бар.

Кондитер сәнәгате предприятиеләре ассоциациясе президенты Сергей Носенко Мәскәүдә «Тортлар. Вафли. Печенье. Перәннекләр – 2020» халыкара конференциясендә шулай дип белдергән. «Маркировка – авыр тема. Тармагыбыз әлегә аңа кертелмәгән. Әмма инде безгә бу җәһәттән ым кагучылар бар. Чөнки тармак зур, акчалы», – дигән ул.

Сергей Носенко билгеләп үткәнчә, ассоциациянең үз продукциясен маркировкалау чыгымы 42 миллиард сумнан артып китәргә мөмкин. Моннан тыш еллык чыгымнары 60 миллиард сум тирәсе тәшкил итә. Бу исә товар бәясен 7 – 10 процентка күтәрү белән төгәлләнергә мөмкин.

 

 

Мәгълүмат Ватаным Татарстан

Бәйле