Мәскәүдә блогер Екатерина Диденко туган көнен бәйрәм иткәндә өч кеше агуланып үлгән

-- Alfia

Мәскәүдә блогер Екатерина Диденко үзенең туган көнен мунча комплексында уздырырга булган. Бассейнга коры боз салганнар һәм шунда ук өч кеше суга кергән.

Калганнар моны смартфоннарына төшергән. Суга беренче кергән кеше күренми башлагач, «үлде, ул башка юк» дип тә шаяртканнар. Өч кеше дә агуланып үлгән.

Шунысы гаҗәп: блогер Екатерина инстаграмда дарулар турында сөйләгән. Үзе дә даруханәдә эшләгән, әмма коры бозның зыяны турында кисәтә белмәгән. Тагын дүрт кеше шулай ук агуланып, хастаханәгә эләккән. Коры боз ябык бина эчендә агуга әйләнгән. Бассейнга 25 кг химик боз салганнар. Аның ярдәмендә туган көнчеләр томан булдырып, видеога төшерү өчен матур кадр ясыйсылары килгән.

 

Мәгълүмат: shahrikazan.ru

Бәйле