«Күпме генә ялварсам да…» — Буада 21 яшьлек кызны машина белән бәрдереп, ташлап киткәннәр

-- Alfia

Узган атнаның чәршәмбесендә социаль челтәрләрдә бер видео таралды. Маңгае сыдырылган һәм борынына бинтлы бәйләвеч (повязка) салынган кыз үзенең башыннан кичкәннәрне сөйли: «Бүген мине Буа драма театры янында машина бәрде. Машина йөртүче миңа ашыгыч ярдәм чакыртып та тормастан, һәлакәт булган урынны ташлап китте. Бәрдерүче ханымның ире югары урындагы вазифаи зат. Элек хокук саклау органнарында эшләгән, хәзер Росгвардиядә. Һәм шундый сүзләр китте – бу эшне йомып та калырга мөмкиннәр. Шуңа күрә җәмәгатьчелекнең игътибарын әлеге вакыйгага җәлеп итәргә телим», – ди ул.

«ЯЛВАРСАМ ДА, АШЫГЫЧ ЯРДӘМ ЧАКЫРМАДЫ»

Бу видеоны Буа шәһәрендә яшәүче 21 яшьлек Лилия Галимҗанова төшергән. Без кызның телефон номерын табып, аның белән элемтәгә чыктык. Хәзерге вакытта ул үзен уртача дәрәҗәдә хис итә:

– Бу хәлләр 18нче февраль, сишәмбе көнне булды. Минем эштән соң һава сулап, җәяү йөри торган гадәтем бар. Ул көнне дә, эштән соң, сәгать кичке сигезенче яртылар тирәсендә шәһәребез үзәгендәге паркта йөрергә уйладым. Якында гына Буа драма театры да бар. Ул урынга машиналарга, транспортка керү тыелган – анда җәяүлеләр генә йөри ала. Бу хакта кисәтеп, хәтта юл билгесе дә тора. Сәламәтлегеңә зыян килергә мөмкинлеген уйламыйча, курыкмыйча йөри аласың. Шуңа күрә мин дә үзем белән нәрсә дә булса булырга мөмкин дип башыма да китермәдем. Инде караңгы төшкән, урамда беркем юк, кешеләр эштән соң өйдә… Атлап барган җиремнән, көчле итеп арттан бәрделәр. Мин очтым. Никадәр еракка очканмындыр, белмим, бәрдерү булганнан соң, колагымнан алкам ычкынып, ун метр читкә очкан иде. Очып барып, битем белән асфальтка килеп төштем. Ятам – яныма килгән кеше юк, машинадан да чыкмыйлар. Күңелем сизенде – бу юктан түгел. Шуңа күрә, тиз генә торып, машинаның маркасын һәм дәүләт номерларын карап, ятлап калдым. Бу «Киа Рио» машинасы иде. Автомобиль мине бәргән җирдә туктаган, тик тора. Бераздан пассажир утыра торган яктан ишек ачылып китте, бер ир-ат чыкты. Яныма килде дә: «Сезнең бар да тәртиптә бит инде?» – ди. Ул бу сорауны минем үземне ничек хис итүемне беләсе килгәнгә яки сәламәтлегем белән кызыксынганлыктан сорамады, аның тел төбеннән «Синең белән бар да тәртиптә, син исән, без китсәк тә буладыр», – дигән мәгънә аңлашыла иде. Минәйтәм: «Сез нәрсә, көләсезме әллә? Бөтен йөзем изелгән, ничек тәртиптә була алсын? Чакыртыгыз ашыгыч ярдәм», – дим. Үземнең беркемгә дә шалтыратырга мөмкинлегем юк. Машина бәргән вакытта сумкам, телефоным да очкан, сумкам эчендәге әйберләр таралып чәчелгән… Якын-тирәдә кеше дә юк… Ә бу кеше миңа караган да, басып тик тора. Мин аңлыйм: ашыгыч ярдәм чакырту кирәк, чөнки шокта булуым сәбәпле хәзер үземне бәлки яхшы да хис итәмдер, ә бәлки башыма каты зыян килгәндер минем? Бәлки аңымны югалтырмын бераздан?! Аңымда булган чакта табиблар чакыртып калырга кирәк, дип уйладым. Бу ир беркемгә дә шалтыратмады, басып торуын дәвам итте. «Алайса үзем чакыртам, телефонымны эзләп табарга гына ярдәм итегез?» – дип сорадым. Ул миңа тавыш күтәрә башлады: «Бәлки синең телефоның бөтенләй булмагандыр яныңда, мин каян белим?!» – ди. Мин күпме генә ялварсам, ялынсам һәм үтенсәм дә, ашыгыч ярдәм чакыртмады. Машина йөртүче дә яныма чыкмады, урынында утыруын дәвам итте. Минем бөтен йөземнән кан ага иде, шуңа ярдәм сорау өчен тизрәк театрга таба киттем. Мин театрга таба борылгач, бу ир-ат та каядыр китеп барды, ә машина урыныннан кузгалып, тизрәк күздән югалды, мине ялгыз калдырдылар, – дип аңлата Лилия Галимҗанова.

Театрга кергәч, шунда каравылчы булып эшләгән ир-аттан ярдәм сораган кыз. Ашыгыч ярдәм чакырттырган. Шәфкать туташлары килеп җиткәнчегә кадәр, каравылчы белән урамда чәчелеп калган шәхси әйберләрен җыйганнар.

– Рәхмәт каравылчыга, битараф калмады. Ярдәм килгәнчегә кадәр, урамда өшеп торма дип, театрга, җылыга алып керде, – дип аңлата әңгәмәдәшем.

«ПОГОНЛЫЛАР БЕЛӘН КӨРӘШҮ ҖИҢЕЛ ТҮГЕЛ»

Һәлакәт булган урынга ашыгыч ярдәм шактый тиз: 7-8 минут эчендә килеп җиткән. Кызның борыны сынуы һәм башында зур гематома барлыгы ачыкланган. Ашыгыч ярдәм исә үз чиратында ЮХИДИ хезмәткәрләрен, полицияне чакырткан.

– Табиблар миңа әйтте: әле ярый арт чүмечең яки чигәң белән очып төшмәгәнсең, баш сөягең сынар иде, ә болай бөтен авырлыкны борының үзенә алган, диде. Хәзерге вакытта исә, күзләрем, йөзем шешкән, бөтен җирем авырта. Медицина тикшеренүе узган вакытта, мин хәтерләп калган номерлар буенча табып, машинаның хуҗасын чакырттылар. Ул районыбызның Пенсия фондында эшләүче ханым Лилия Габбазова булып чыкты. Мин бит рульдә кем булганлыгын күрергә җитешми калган идем. Бу ханым бөтен гаепне үзе өстенә алып, «Сине мин бәрдердем», – диде. Вакыйгаларны болай аңлаткан: аның ире Росгвардиядә эшли. Иренең шулай ук Росгвардиядә эшләгән дусты белән бергәләп кайдадыр утырганнар, соңыннан шушы дустын өенә кайтарырга дип, юлга чыккан булган. Ни өчен тыелган урынга машина белән кергәндер, анысын белмим, тик мине бәрдерүе сәбәбен «Газ белән тормоз педален бутаганга күрә», – дип аңлатты. Дөресен әйткәндә, рульдә ул хатын булуына ышанып та бетә алмыйм. Ник дигәндә, ул кеше бәрдергәннән соң килгәнгә охшамаган иде: бик тыныч сөйләште, дулкынланмады. Хәзерге вакытта рульдә чынлап та ул булу-булмавын тикшерүчеләр ачыклый, – дип аңлата кыз.

Лилия Галимҗанова әйтүенчә, хастаханәдә күрешкәч, бәрдерүче ханым үзенең телефон номерын калдырып, аралашырга тәкъдим иткән. «Мине караңгыда, кеше йөрми торган урында бәрдереп, ашыгыч ярдәм дә чакыртмыйча үләргә дип калдырып киткәннән соң нәрсә турында аралаша алабыз?» – дип баш тарткан кыз.

Лилия Галимҗанова әйтүенчә, бәрдерүче ханым аның әтисе белән дә элемтәгә чыккан, кирәк булса матди ярдәм күрсәтергә теләвен әйткән:

– Миңа алардан бер нәрсә дә кирәкми. Үзем хастаханәгә йөреп дәваланып бетәчәкмен, ә калган мәсьәләләрне суд аша хәл итәрбез. Тик бу суд гадел булырмы? Монысын белмим. Ник дигәндә, иминлек сагындагылар миннән сорау алган вакытта: «Ярый әле ире бәрдермәгән, ире бит Росгвардиядә эшли, шулай булгач без аннан хәтта сорау да ала алмас идек», – дигән сүзләр әйтте. Моны ишеткәч, мин дә бу хәл турында җәмәгатьчелеккә чыгарырга булдым, йомып калдырмасыннар. Тормышның ничек корылган булуын яхшы аңлыйбыз бит – погонлылар белән көрәшү җиңел түгел. Безнең Буа шәһәре кечкенә, ә әшнәлек теләсә нинди мәсьәләне уңай якка хәл итәргә мөмкин. Аларның әшнәлекне эшкә җигәргә җае калмасын өчен шулай эшләдем, – ди Лилия Галимҗанова.

БӘРДЕРҮЧЕ СӨЙЛӘШЕРГӘ ТЕЛӘМӘДЕ

Буада яшәүчеләр генә түгел, кызның видеосын караган бөтен республика халкы да аның бу гамәлен хуплаган гына. Ахырга кадәр барырга, гаделлек җиңсен өчен көрәшергә киңәш иткәннәр.

– Мин ахырга кадәр барачакмын да. Чөнки бу гамәлне болай гына калдырырга ярамый. Кешене үләргә калдыру бит инде бу. Мондый тавышны чыгармаган да булыр идем, тормышта төрле хәлләр була, ялгыш бәрдергәндер, ниндидер проблемалары булып, уйланып баргандыр да, ялгыш тыелган җиргә килеп кергәндер, мине күрмәгәндер, дияр идем… Үзем дә машина йөртүче буларак, аны гафу да иткән булыр идем. Үзара килешеп кенә хәл итәр идек. Тик бәрдерүченең бу очрактагы кешелексезлеген, мәрхәмәтсезлеген акларлык сәбәп юк, дип саныйм. Мине ташлап киткән вакытта башына: «Бу кыз бала нишләр? Аның белән бар да тәртиптәме?» – дигән уй ничек килмәде икән, шуңа аптырыйм. Бәлки мине машина номерын хәтерләп кала алмас, дип өметләнгәннәрдер. Мин белмим, нәрсә уйлап шушы эшне эшли алганнардыр, – ди кыз.

Бу язманы әзерләгән вакытта бәрдерүдә шикләнелүче ханым – Лилия Габбазованың үзе белән дә элемтәгә чыктык. Ул бу уңайдан бернинди дә шәрехләмә бирергә теләмәвен кат-кат әйтте. «Кызны чынлап та сез бәрдердегезме соң?» – дигән сорауга гына кыска итеп «Әйе», – дип җавап бирде.

Хәзерге вакытта ЮХИДИ хезмәткәрләре һәлакәтнең нечкәлекләрен ачыклау өстендә эшли. Татарстан Республикасының Эчке Эшләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, Киа Рио машинасы белән идарә иткән ханым 2019нчы елдан алып, әлеге вакытка кадәр 14 мәртәбә юл йөрү кагыйдәләрен бозганы өчен җаваплылыкка тартылган. Күп очракта – тизлекне арттыруы сәбәпле. Хәзерге вакытта бәрдерүченең машинасы штрафстоянкада. Якын арада Госавтоинспекциядә булган хәлләрне тикшерәчәкләр, ә соңыннан суд булачак. Мәхкәмә утырышында «Киа Рио» машинасы йөртүчесенең ни дәрәҗәдә гаепле булуы каралачак һәм аңа җәза төре билгеләнәчәк.

Хәзерге кануннар буенча караганда, «кирпеч», ягъни машинада керү тыела, дигән билге булуга да карамастан, анда кереп хәрәкәт иткән өчен 5000 сум штраф яки 4 айдан 6 айга кадәр машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү каралган. Шулай ук, кагыйдә буенча, машина йөртүче җәяүлене бәрдергәннән соң, беренче чиратта аңа ярдәм күрсәтергә, ашыгыч ярдәм белән полицияне чакыртырга һәм алар килгәнчегә кадәр беркая да китмәскә тиеш. Бу очракта югарыдагы таләпләрнең берсе дә үтәлмәгән, шуңа күрә җәзаның шактый саллысы бирелер кебек күренә… Әмма карарны бары тик мәхкәмә чыгара, шуңа күрә без дә Лилия Галимҗанова белән бергәләп, суд утырышы булуын көтәбез. Ахыры ничек тәмамлануы хакында янә язып чыгарбыз. Вакыйганы күзәтеп барачакбыз.

Айгөл Закирова

 

Мәгълүмат: beznen.ru

Бәйле