«Билгесезлектән кинәт килеп кергән ире сүнгән өмет шәменә ут тергездеме?»

Әлмирә юыну бүлмәсеннән чыгып, газ плитәсенә чәйнеген куярга өлгермәде, ишектә кыңгырау шалтырады. “Кем булыр?” соравы күңелдәге ризасызлык хисләре белән чәч толымыдай үрелеп алды.
– Ач әле, Әлмирә, мин бу! – дигән тавыш таныш та, түгел дә кебек. Ишек артындагы кеше хатынны үз исеме белән дәшә – димәк, танышы булырга тиеш. Ачты…
– Әстәгы-ым… син?.. Нинди җилләр ташлады? Таң пәрдәсен ертып йөрмәсәң?
– Ни бит, Әлмирә, мин кичтән үк килгән идем дә… аста ишек төбендә төн чыктым. Аптырама инде… әйе… курыктым. Менә утың янгач та, эшкә киткәнче дип, тәвәккәлләдем…
– Нәрсә булды соң? Үлем-китем юктыр бит?
– Юк та… мине генә үлгәнгә санамасаң…
– Тәүбә, тәүбә… Әллә нинди шарадалар белән башымны катырма, Флүн, юньле генә аңлат та… эшкә ашыгам.
– Шулай шул… сиңа да мин артык… Ярый, хуш, алайса, мин киттем.
Ишек тоткасына үрелгән ирнең кулына Әлмирә ни өчен сак кына кагылып, үзенә таба тартканын, ә аннан соң, корт чаккандай, кире ычкындырганын һич аңлата алмас иде. Ничә еллар үпкәсендә болыттай кабарган ачулары әллә кар булып явып беткәнме? Әллә билгесезлектән кинәт килеп кергән ире сүнгән өмет шәменә ут тергездеме?
– Инде килгәч, уз, сөйлә! Нинди йомыш белән йөрүең? Көчемнән килерлек булса, ярдәм итәрмен.
– Ярдәм, дип… Белмим инде… Гафу итәлсәң мине, Әлмирә, гомерем буе бурычлы һәм ышанычлы булыр идем.
– Нәрсә-ә?.. Нинди гафу? Ничек телең әйләнә?
– Дүрт аяклы ат та абына…
– Ат абынса, җиде ел буе җирдә аунап ятмый ул, сикереп тора. Җиде ел бит, Ходаем, ни “а”, ни “бе”! Хәзер “гафу ит” имеш. Шушылай, аяк өсте… Уз, бар юыну бүлмәсенә – үзеңне тәртипкә китер башта.
Бүген эшкә бара алмавын әйтергә дип, Әлмирә тумбочка өстендәге телефонга тотынды, рәиснең номерын җыя башлады. “Өеннән генә чыгып китмәгән булса ярар иде…” Бәхете бар икән – трубканың теге башында карлыккан таныш тавыш ишетелде… Хәер, кемнең бәхете бардыр әле монда…
…Хезмәт хакы алган көн иде. Әлмирә, ике кулына күтәргән азык-төлек тутырылган йөгеннән көянтәдәй сыгылып, өченче катка “ах-ух…” менеп җитте дә, сумкаларын куеп, ачкычын кармалый башлады. Ишек, әкияттәге сыман, үзе ачылып китте. Ә-ә… Флүне ачып каршы ала икән, рәхмәт төшкере. Ләкин чирек минуттан башындагы изге уйлардан җилләр исте.
– Мин китәм, Әлмирә, ачуланма, яме? Ни бит… алдашып яшәргә теләмим. Эшемдәге бер хатын белән күптән очраша идек без…
Ир, хатынының стена буйлап шуып барганына хәзер генә игътибарын юнәлтеп, туктап калды. “Җибәрмәскә итә… юри кылана” дигән уйлар башында тернәкләнгәнче, Әлмирә идәнгә авып та төште. Тиз генә аш бүлмәсеннән стакан белән салкын су алып чыгып, Флүн хатынының йөзенә бөркеде. Ирләр күтәрә алмаслык сумкалар өстери алгач, Әлмирә ул чаклы нәзберек зат түгел икән, күзләрен ачты. Күтәрелеп, идәнгә утырды.
– Ник?.. Балалар бәләкәй бит… Ник китәсең?
– Булышып торырмын. Рөхсәт итсәң, килеп йөрермен.
– Шуннан?.. Мин нишләргә тиеш хәзер? Ничек яшәргә?..
– Болай да мин сиңа бар ни, юк ни бит инде! Балалар дип, көн-төн шуларны сөйлисең, шуларны гына карыйсың – шулар белән яшә…
“Үзенең башка хатыннар белән чуалып йөрүенә дә мин гаепле икән лабаса! Ата алмаган җәядән күрер, булдыксыз балтадан күрер. Әйтәм аны, кызыбызга кием кирәк дисәм, бөтен акчаны шуларга тыгып бетерергә генә эшлимме хәзер, дия иде. Ә бит дөрес әйтә: бар идеме ул, юк идеме – үзем өстерәдем. Ходай теләсә, үстерермен, ялынып аңа барасым юк!” Әлмирә тиз генә торып басты, үкчәсез туфлиләрен салып, бер сумкасын тотты да, эчкә узды.
– Бар кит, юлыңа ак җәймә! Моннан ары бу ишекне ачып керәсе булма! Ярдәм итә имеш… элек тиенен дә кызганганны, хәзер сөяркәң миңа бирдерер дисеңме? Бар, олак!
Флүннең, нидер әйтергә теләп, авызын ачканын шәйләп алды да:
– Дәшмә, ичмасам! Үзеңне акларга маташып. Ярар, мин гаепле булып калыйм, сиңа шулай кирәк икән… Исемемне дә оныт! – дип әле тагын да дәвам итәр иде, ишек шапылдап ябылгач туктап калды. Бүлмәгә узды да диванга капланып, ачы күз яшьләренә ирек куйды…
Сигезенче класста укучы улы да, биштәге кызы да бу хәлне күрми калдылар. Баштарак сорамадылар. Элек тә, командировкага дип китеп, атналап югалып торган әтиләрен юксынмадылар. Инде ике атна үтеп тә кайтмагач, кичке ашны ашап утырганда, улы:
– Әни, әти ник кайтмый, син беләсеңме? – дип сорады.
– Кайтса, тагын бәйләнә башлый бит ул, “нигә ваннаның ишеген ачык калдырдың?” “портфелеңне урындыктан ал” һәм шулай һәрвакыт… – кызы Зәлифә, канәгатьсезлек кыяфәте чыгарып, аякларын селкеп алды.
– Балалар, әтиегез бүтән кайтмаска китте. Без үзебез генә яшәрбез…
Җиңел булмады Әлмирәгә. Балалар, аның үзе кебек, әтиләрен тормыштан бер сулышта йолкып ташлый алмадылар. Күз яшьләре дә булды; әниләренә: “Син үзең ник чакырмыйсың?” – дип, гаеп ташлаулар да булды; улының өйгә кайтмый, иптәш малайларында кунып калган очраклар да бәгырьне телгәләде. Сабырлыгы белән Әлмирә барысын да уңай хәл итеп килде. Кычкырмады, ирен начар итеп күрсәтмәде, балаларны битәрләмәде. Аңларга тырышсаң, барысын да йөрәгең аша уздырсаң, килешеп яшәп була икән бит… Ике эштә (берсе – күрше йортта урнашкан офиска, атнасына өч мәртәбә барып, идән юу) көч түгеп, кызы белән улын кеше арасында ким-хур булмаслык итеп киендерде. Флүн һәр айның бер көнендә акча сала барды – ул Әлмирәнең өчтән бер хезмәт хакы торса да, иш янына куш булды, үз урынына кереп барды (фатирга түлисе, утка-суга, дигәндәй…) Ана, эштән буш вакытларын өйдә уздырырга тырышып, балаларының көндәлек тормышын күз уңыннан ычкындырмады, мәктәптә ата-аналар җыелышын калдырмады; гадел һәм намуслы ана үрнәгендә, күңел ихласлыгы белән, улын һәм кызын чын кеше итеп тәрбияләде: агачына күрә алмасы, анасына күрә баласы.
Тора-бара тормышы көйләнде, анысы, күңел җәрәхәте дә бөтәште: гаиләгә ятимлек дип аталган бәхетсезлекнең соры сөреме кунмады – гаилә учагы җылы, көнкүрешләре җитеш, бөтен булды. Балаларның канаты ныгыды инде, шөкер итеп яши Әлмирә. Улы армиядән кайтып өйләнде, кечкенә оныгы Илфир, күз тимәсен, тәгәрәп йөри; кызы пединститутның өченче курсында югары стипендия алып укый.
Флүн турында белергә теләмим дисә дә, ара-тирә хәбәрләр килеп ирешә иде: бер балалы рус хатыны белән яшәвен; элекке эшеннән китүен; кызларын кияүгә биреп, бер ресторанда бай туй уздыруларын да сөйләделәр. Әлмирә үзе сорашмаса да, иптәш хатыны:
– И малай, “теге”нең турында хәбәр ишеттем бит әле. Менә тыңла… – ди дә тезеп китә. Кирәкме сиңа, юкмы – аның анда эше юк. Каян ишетә торгандыр. Югыйсә Әлмирәгә начарлык теләп йөргәне юк, әзрәк җанын тынычландырыйм, ди инде үзенчә. Билгесезлек бик авыр бит ул, эчтән тынгысызлап, башка төрле уйлар кертә. Белеп торгач, ярый, шулай яшиләр икән, дип куясың да, шөкер итеп, үз тормышыңның мәшәкатенә чумасың…
Чит ояда ничек яшәвен Флүн үзе генә белә. “Аерылганның канаты каерылган”, – дип, белми әйтмәгәннәр шул… Авыз суларын корытып, үлеп яратам, дигән, элекке гаилә учагына бозлы су сипкән затлы Катяның да өйдә халаттан гына йөргән чакларына ияләнеп, сөю кайнарлыгы каядыр очып таралды. Ымсындырып торган җимеш кенә иң татлысы булып күренә икән… Бу да: “кызым, кызым”, дип, гел генә баласын кайгырткач, миңа карата җылы хисе дә юк моның, дип, терсәген тешләрдәй вакытлары күп булды. Үзенең акча эшләүче машина икәнен тоеп, чыгып китимме, дигән чаклары да булмады түгел Флүннең. Тыныч гаиләсен бик сагынды ир. Тик артка күперләр яндырылганын аңлавы тотып калды. Яманны күрмәгән яхшының кадерен белмәс… Ниһаять, кызлары үсеп җитеп, туйлар үтте. Ир белән хатын булып яшәү, бәлки, араларны җайлар иде. Тик аларга бу бәхет елмаймады: ике бүлмәле фатирга кияү дә килеп яши башлады. Үги әтинең бу гаиләдә артык булуы айлап түгел, көнләп сиздерде. Үзе ничек тә игътибарлы булырга тырышмасын, кызлары Олеся чәнечкеле гөл кебек кадап кына тора. Кичә Флүннең түземлегенең соңгы кылы шартлап өзелде.
Бу көннәрдә Катяның кечкенә оныгына ике яшь тулды. Табын корып, бергәләп бәйрәм итеп алдылар. Ләкин Флүн эштә булып, мәҗлескә катнашмады. Ә кызчык аны барыбер үз итә, матур итеп тәтелди, уйный; “деда” дип, Флүн янында бөтерелә. Тик Олеся гына, берәр сәбәп табып, кызын күтәреп тизрәк чыгып китү ягын карый… Кичә эштән кайткач, чишенеп кулларын юды да, Флүн залга үтеп, оныгына матур йомшак ак куян уенчыгы сузды. Кызчык шатланып йөгереп килгәч, ир аны күтәреп алды.
– Китегез, кит! Ник тиясез аңа? Салкын кулыгыз белән кагылмагыз. Берни дә бирмәгез. Беркайчан да! Сез аңа беркем дә түгел бит!
Олесяның кычкыруын Катя да, кияү дә ишетте. Флүнне яклап, ник берсе берәр сүз әйтсен?!..
Ир, тамагына утырган төенне көчкә йотып, Катя күптән аннан алырга теләгән фатир ачкычларын өстәлгә ташлап, үзенең документлары салынган сумкасын гына эләктерде дә, мәңге кайтмаска дип, кая барасын да белми, чыгып китте. Ике-өч сәгатьләп буш урамда йөргәч, башына бер фикер килеп, элекке гаиләсе яшәгән йорттагы таныш подъезд ишеге төбенә килеп төртелде…
…Үзем генә хәл итәрлек мәсьәлә түгел бу, диеп, Әлмирә улына шалтыратып сөйләште. Улы Камаз машинасы белән күрше шәһәргә киткән иде. Тимур – иң кирәк чакларында әтисенең яннарында булмавын авыр кичергән, инде үзе әти булган ир-егет – атасы кайтуына чын күңеленнән шатланды:
– Әни, ничә еллар үзеңә генә җиңел булмаганын күреп үстек. Кичерә алсаң, кичер әтине, бергә яшәгез. Кичерергә тырыш, яме? – дип, кабаттан өстәп әйтте… Ә анасы күптән кичергән иде инде. “И бала… йөрәгендә ут йөртсә дә, атасын үз итә… дөрес тәрбия биргәнмен, Аллага шөкер. Чын ир-егет ата-анасын ташламас”.
Әлмирә кичкә табын корырга ниятләде. Менә кызлары Зәлифә кайтып керде; үзенең укуы, дуслары турында әтисе белән җылы гына гапь корды (Иртән йокысыннан уянып, күктән төшкән әтисе белән күрешкәндә, үзен ничек тотарга белми торган иде, әнисе: “Кызым, әтиегезнең сезгә бер начарлык эшләгәне дә юк, читкә какмагыз”, – дигәне тәэсир иттеме, кыз күңелендә аңа карата бары якты хисләр кабынды). Киленнәре ялгызы килергә теләмәс дип борчылып, Әлмирә аңа телефоннан кат-кат үтенде:
– Гөлия кызым, берүк килергә тырыш инде… Тимур өйдә юк дип торма, оныкны күтәр дә кил, яме?
…Өйрәтеп куйсаң да, шулай итмәс иде: җан тартмаса, кан тарта диюләре хактыр, өч яшьлек Илфир ишектән килеп керү белән, әбисенә түгел, сөекле Зәлифә апасына да түгел, “Калтәти!..” – дип, бабасына килеп сыенды. Кадерле йөрәк маен, нәсел чылбырының алтын боҗрасын түшәмгә кадәр күтәреп чөйгән Флүннең күзләрендә энҗе бөртекләре җемелдәде…


Зимфира Исламова

Бәйле