«һәркем таба мәхәббәтне, кодрәтеңнән килсә, югалтма»

«Янып сөйгән кешең бер генә,
тик учактан кала көл генә, дип,
җырлау кирәк безнең язмышка…
Ташны ярып сөю килде безгә,
юллар ачып килде сагышка.

Телләрдә дә, күңелләрдә дә шул,
азмы җырлар агыла шул хакта,
һәркем таба, таба мәхәббәтне,
кодрәтеңнән килсә, югалтма.

Ут кирәксә, яшеннән дә әнә,
утлар кабына,
саклый бел генә…
…Янып сөйгән кешең бер генә дә,
ник учактан кала көл генә?

Мөдәрис Әгъләмов

Бәйле