- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- Viber
- Skype
- Telegram
Татарстан трассасында ике җиңел машина белән юл-транспорт һәлакәтендә ике олы кеше һәм бер бала зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ»га авария шаһитлары хәбәр итә.
Аларның мәгълүматларына караганда, авария 4 март республиканың Алексеевск районында килеп чыккан. Биредә унынчы модельле «Лада» һәм «Лада Гранта» бәрелешкән.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә унынчы модельле «Лада» пассажиры, шулай ук «Лада Гранта»да булган 40 яшьлек хатын-кыз һәм 11 яшьлек пассажиры җәрәхәтләнгән. Зыян күрүчеләрнең барысы да хастаханәләргә китерелде.
Мәгълүмат: tatar-inform.tatar