«Кар суларына кушылып гомер дә үтә инде»

Карлар да бетә инде,
Язлар да җитә инде.
Кар суларына кушылып
Гомер дә үтә инде.

Каршына чыксаң иде,
Кулыңны сузсаң иде.
Барган җиреннән гомерне
Туктатып торсаң иде.

Тукталып торсын иде,
Җәлләгән булсын иде;
Бөтенләй туктамаса да,
Әкренләп узсын иде.

Язгы тамчылар тамганны
Бергә санашсын иде;
Узам дигән чакта гына
Юлын адашсын иде.

Карлар да бетә инде,
Язлар да җитә инде.
Кар сулары кебек йөгереп
Гомерләр үтә инде…


Шамсия Жигангирова

Бәйле