Хәбәрсез югалган Гөлназ Мурзина әтисен җирләргә кайткан, дигән хәбәр дөресме?

-- Alfia

2016 елда өйдән чыгып югалган Гөлназ Мурзина әтисен җирләргә кайткан, дигән хәбәрне туганнары кире кага.

Алар сүзләренә караганда, кызның әтисе белән саубуллашырга кайтуы турындагы хәбәрне аның 61 яшьлек үги әнисе Зөлфия тарата.

«Ул безне алдады, Гөлназ җеназада булды, диде. Мәрхүмнең туганнары ни өчен аны күрмәде, дигән сорауга Зөлфия кыз берничә минутка гына кереп чыкты, әтисен күрде дә, чыгып китте, дип җавап бирә. Тик бу чынга охшамаган! Йортта халык күп иде, Гөлназны берсе булмаса, икенчесе күрер иде. Аның үги әнисе йортны үзенә алыр өчен бу хәлләрне уйлап тапкан. Закон буенча, әтисе вафатыннан соң алты ай узгач та, суд аша аны рәсми рәвештә хәбәрсез югалган, ә аннары һәлак булган дип танырга була. Шуннан соң бөтен мирас Зөлфиягә күчә. Без аны исән-сау килеш табып, йортның бу хатынга эләкмәвен телибез», ди туганнары.

Хәбәрсез югалган кызның якыннары Гөлназ турында мәгълүматка ия булучыларны түбәндәге телефонга хәбәр итүне сорый: 8-906-10924-5

 

Мәгълүмат һәм фото: kiziltan.rbsmi.ru

Бәйле