«Даниярың барысын да беләчәк…»

-- Alfia

Үзе дә сизмичә йоклап киткән Диләрәнең төшенә бүген, инде бер ел эчендә онытылып бетә язган серле әби янәдән керде… Бу юлы әбинен йөзендә борчулы чалымнар күреп, Диләрә ниндидер мөһим яңалык буласын сизенә иде. Төш икәнен генә белсә дә, уяна алмады ул. Ә әби Диләрәнен күзләренә карап, бер генә җөмлә әйтте: «Даниярың барысын да беләчәк…»

Шуңа да Даниярга ул бүген кич кайткач, барысын да үзе сөйләргә карар кылды. Яраткан кешесе аны дөрес аңлар, барысын да уртага салып сөйләшсәләр, Диләрә дә ике ел буе йөрәгендә саклаган серен ачып, күңелен бушатыр иде…

Көне буе эштә уйланып, үз эчендә бикләнеп йөрде хатын. Кичен сөйгәне белән очрашканчы, барысын да жайлап, күнелдә барлап куярга кирәк иде аңа. Балалар янында сөйләп булмасын аңлаган Диләрә, эштән кайтканда ук, Данияр белән юлда сөйләшергә карар кылды… Тик нәрсәдән башларга сүзне?

Дәвамы бар.

 

Мәгълүмат: maratdusyum

Бәйле