Эстрада сәнгате үсешенә өлеш кертүе өчен Данир Исламбай улы Сабировка Татарстанның атказанган артисты исеме бирелде. Президент имзалаган әлеге рәсми документ “Ватаным Татарстан” газетасында дөнья күрде. Баксаң, әлеге исемне артист өч ел элек көткән булган икән.
– Мин әле бу турыда белми дә идем. Документлар үтте дигән хәбәр килгән иде килүен… Беләсезме, кичә Максим Галкинның концертында булдык. Аның да бер исеме дә юк икән. Бәлкем исем бирмәү хәерлерәктер дә әле ул. Галкин шулай ди. Концертында: “Юкса мин дә дәүләткә бурычлы булып калам сыман. Болай күңел тыныч. Элек ичмасам исемле кешеләрне бушка күмәләр иде, хәзер анысы да юк”, – дип көлдерде ул. Популяр юморист иң авыркан мәсьәләләрне көлке итеп бирә белүе белән сокландыра. Үземә килгәндә, 30 яшьлегемә документлар җыйган идем һәм туган көндә тапшырырлар дип көткән идем. Ул чакта, юк энекәш, әле син моңа лаек түгел, диделәр. Көткәндә булмады, көтмәгәндә килде. Тормыш шунысы белән кызык инде ул.
Мәгълүмат Ватаным Татарстан