«Әтигә пәйгамбәргә табынган күк табынып яши»

Мин клубта кала алмадым. Атылып диярлек чыгып киттем. Өйгә чак кайтып егылдым, Хәлилнең сандыктагы хатларын кочып, туйганчы еладым да еладым. Шул көнне улым Илфакны таптым. Иртәгесен палатада яткан таныш хатыннардан гына ишетеп калдым: ат җигеп, мине районга -хастаханәгә илткәч, Шәһит Хәлил янына барган: “Фатыйманы оныт, ул-минеке хәзер, юлларыгыз ялгыш та кисешмәсен!”-дигән имеш.
Мин улым белән өйгә кайтканда, хатларның берсе дә калмаган иде инде. Шәһит, әнкәйнең сандыгын ватып, барысын да җыеп яндырган аларны… Күлмәк изүемнең кесәсендә әтиеңә дигән шушы бүләк кулъяулык кына сакланып калды.
Фатыйма апасы белән авылга керделәр. Бер урамда, 4-5 йорт аша гына торулары җиңел түгелдер аңа! Тәрбияче апасы һәр көнне алар йорты яныннан ике тапкыр узып китә бит, йөрәге парә-парә килә торгандыр! Әкиятләрдә, җырларда гына түгел, чын тормышта да була икән шул ул шундый саф мәхәббәт! Әнә бит, Гөлнарның әтисе турында сөйләгәндә, һаман күзләре дымлана, моңлана Фатыйма апасының.
Гөлнар тәрбияче апасы белән саубуллашып, ишек алдына керде. Әтисе йорт эчен себереп йөри. Үзе нидер көйли сыман, сүзләрсез генә. Бер авыз эченнән, бер тавышын шактый көчәйтеп, көйләп җибәрә:
Хәтерлә син минем карашымны
Хәтерлә син ничек тын алам.
-Әти, сәлам! Сиңа яшьлегеңнән дә сәлам алып кайттым, әти!
-Аңламадым, кызым!
-Нәрсә аңламадың, яшьлегеңнән дим бит! Гөлнар кулына ишек алды себеркесе тотып, аптырап басып торган әтисен муеныннан кочаклап алды да:
-Әнә бит җырлыйсың! Ә нинди җыр? “Истәлек”! Беренче тапкыр кемгә атап җырлаган идең, яле исеңә төшер, әтием!
Хәлил кызының сүзләреннән такта янында сабагын белмичә басып торган малай кебек, кызарып китте. Гөлнар артык сүз әйтмичә, әтисенең алсуланган бит алмаларыннан үбеп алды да, чытлыкланып көлеп, өйгә кереп китте. Әнисе эштән кайтып җитмәгән иде әле.
Менә бит ә?! Әнисе дә бик чибәр Гөлнарның. Озын кара толымнары атлап барганда, тез астына кадәр тирбәлеп, тыгыз тубыкларына назланып бара! Кыйгач кара кашлары астындагы өлгергән шомырт төсле чем кара күзләре гел матур итеп елмаер, тулышып торган иреннәре йөзенә бик килешеп тора. Фатыйма апасы белән чагыштырганда, әнисе бик күпкә ягымлырак та, чаярак та, чибәррәк тә!Эшендә дистәләгән ир-атларны бер карашы белән өркетеп тә тора әле — әнисенә гел отчество белән генә эндәшәләр. Кызу да була белә әнисе. Андый чакларда Гөлнар әтисен күзәтергә ярата. Ничек кенә булмасын, әтисе әнисенә карата әшәке сүзләр әйткәнен бер тапкыр да ишеткәне юк кызның. Бүгенге хәлләрдән соң Гөлнарның әтисе белән дә сөйләшеп утырасы килә әле…Беләсе килә: әнисе белән ничек танышканнар да ,әтисе Фатыйма апасын оныттымы икән, әллә хәзер дә яратамы?
Гөлнар әтисе пешергән ашны тәмләп ашады да киемнәрен алыштырып,суга барып килергә уйлады. Алар урамына әле колонкалар куярга гына йөриләр. Чәйгә дигән суны авыл башындагы ерак чишмәдән ташыйлар .
Кыз тау астында җырлап агучы чишмә ташына басты да уйга калды. Ничә дистә еллар элек биредә әтисе белән Фатыйма апасы басып торган. Шушы чишмә аларның йөрәк серләрен бер-берсенә сүзсез генә аңлаткандыр. Әтисе кайсы басмада басты икән? Менә бусындадыр! Бусы тау читендә астырак тора, егет кеше кызлардан өстәге басмага менеп басмас инде! Пар былбыллы кулъяулыгын сөю билгесе итеп бирергә хыялланган Фатыйма апасы өстәге басмадан әтисеннең коңгырт күзләренә карап торгандыр?! Сугышка китәр алдыннан яшьләрнең соңгы очрашуындагы серле сүзләрне чишмә челтерәве ят колаклардан яшергәндер?! Бер-берсен өзелеп яраткан егет белән кызның гомер юлы сыман икән бу чишмә дә… Әнә ничек бормаланып авыл уртасына агып төшеп китә…
Гөлнар, хисләнеп,чишмәнең теш сындырырлык суын учларына алып эчеп карады. Тирә-якта “Әнәле чишмәсе” дип дан тоткан чишмә бит ул! Мондый саф, тәмле сулы чишмә бөтен районына бер!
Кыз чишмә челтерәвенә колак салып торды.Әллә каян әтисе җыры ишетелгән төсле булды.
Мин кайтканда, алсу чәчәк тотып
Син чыгарсың минем каршыма…
Саубуллашканда, шулай җырлагандыр әтисе. Сөйгәненә бүләккә калдырган җыры егетне-әтисен сугыш кырында өстән ядрәләр яуганда да,миналар шартлап, җир астында 2-3 көн сөремле туфракка күмелеп ятканда да, яшәүгә өмет уятып, озатып йөргәндер.
-Чишмәкәй, “Истәлек” җырын да әтиемә син көйләп өйрәткәнсеңдер әле! Гөлнар пар чиләкләренә су алды да кайтыр юлга чыкты. Тауга менгәч, артына борылып карады, әйтерсең лә анда маңгаена бөдрә чәчләре төшкән чибәр 17 яшьлек әтисе белән Фатыйма апасы басып тора шикелле!
Гөлнарны юл буе әтисе җыры озата кайтты.
Хәтерлә син татлы минутларны,
Шул хисләрне ал син юлыңа….
Көн дә биш минутта кайтып җитә торган чишмә юлы әллә нигә озынаеп китте әле! Уйлары шулай озынмы, хисләреме-кыз аңлый алмады. Бүгенге тәэсирле мизгелләр аны бер канатландыра, бер сәерсендерә, бер моңга күмә иде.
Ул кайтканда, әнисе белән әтисе гөрләшеп кичке аш ашыйлар иде. Әнисе әтисенә елмаеп эштәге кызык хәлләрен сөйли, әтисе баш кагып тора — кайда монда Фатыйма апасына урын?! Күрше апасы-хәтердә җыр булып сакланган бер матур истәлек кенә, күрәсең!
Гөлнар, әти-әнисен кочаклап алды — яраталар алар бер-берсен, яраталар! Мәхәббәтләре чын, ихлас аларның! Кичке аштан соң, өстәл өстен җыештырып алгач та, әнисе бәйләвен кулына алды, әтиләре җыелышка әзерләнергә клубка кереп китте.
Кыз залга кереп, кичке уенга чыгарга кием барларга тотынды. Ак җирлеккә ала миләүшәләр төшкән күлмәген бик ярата ул — шуны кияргә булды.
Төн пәрдәсе якты йолдызлар белән чигелгән. Гөлнар килгәндә, су буендагы өелгән бүрәнәләр өстендә бер төркем яшьләр авыл баянчысы Дамир уйнаган дәртле көйгә кушылып, җырлап утыралар иде.
Алтын алкаларым сынса,
Алырсың микән алка?
Булырсың микән үземә,
Калырсың микән ятка?!
-О, сәлам, Гөлнар! Кайда йөрдең шул чаклы озак? Әллә күршең җибәрмәдеме? — дип кеткелдәп алды берсе.
-Менә сезгә җырларга җыр өйрәнеп яттым әле. Яле тыңлап карагыз, ни диярсез? Гөлнар Дамирга ым какты. “Янәсе минем арттан аз булса да ияреп бар инде, баян белән!” Тирән сулыш алып, җырлап җибәрде:
Таң атканда, саубуллашкан чакта
Кулларымны куям кулыңа.
Бик батыраеп, кызлар янында тәмәке көйрәтеп утырган егетләр дә тын калдылар, тәмәке төпчекләрен җиргә бәреп, Гөлнарны беренче генә күргәндәй аптырап, аңа карадылар. Гөлнар бер куплетны җырлап бетергәч тә, туктады.Т өнге караңгылык аның яшьләнгән күзләрен дусларыннан яшерде.
-Я, ничек сезгә җыр?
Берара беркем дә дәшмәде. Аннары кыз артыннан ияреп, җырны уйнап барган Дамир телгә килде:
-Шәп җыр! Моны мин өйрәнәчәкмен. Бөтен җиргә каз тәннәре чыкты, ну сине, Гөлнар! Каян гына әллә нинди җырлар эзләп табасыңдыр! Без ишетмәгәнне!
-Рәхмәт, Дамир! Бу бик тарихлы җыр,бер сөйләрмен әле… Хәзер әйдәгез, бераз уйнап алыйк инде! Яшьләр “ремень сугышы”, йөзек салыш”, “йолдыз санаш” кебек уеннарны рәхәтләнеп уйнадылар, көлештеләр,күңел ачтылар. Күктә бер-бер артыл йолдызлар кача башлагач кына өйләренә таралдылар. Гөлнар кайтып, йокларга ятканда, уяу әтәчләр инде “Кайчан кычкырып уятыйк икән?” дип, масаерга сәбәп көтә башлаган иделәр.
Гөлнарны әбисе уятты. Әнисе ишек алдында иртәнге эшләр белән әвәрә килә икән.
-Миңлегөлнар, бүген эшкә бармаска булдыңмы әллә, балам? Әбисе аны гел шулай озын исем белән йөртергә ярата. Кызның миңнәре күп булганга, шулай тиеш дип уйлый, күрәсең?!
Гөлнар авылны чыкканда, Фатыйма апасын куып җитте. Бүген эшкә бергә барып керәчәкләр икән! Күрше апасының кичәге серләре бүген дә кызның күңелен алгысытып тора.
-Фатыйма апа, кичә сезнең чишмәгә бардым әле, — дип сүз башлады ул.
-И, балакаем, нишләп минем чишмә булсын инде ул — бөтен авылныкы, тирә-якныкы ич!
-И белсәң иде, нинди кызык булды? Күз алдыңа да китерә алмассың — мин анда сезнең икегезне күрдем!
-Кемнәрне инде?
-Сезне — әтием белән сине!
Фатыйма дәшми генә атлавын белде. Гөлнар да беравык берни эндәшмәде.
-Фатыйма апа, шулай да әйт әле миңа, әтием белән ул кайткач та, бер дә очрашамадыгызмыни соң?
-Очраштык. Тын гына атлауларын дәвам иттеләр. Гөлнар тулы җавап көтте. Фатыйма ничектер, узган гомерен барладымы -сабыр гына атлавын белде.
-Хәлил өйләнергә барасы көнне очраштык без. Мин әнкәйләрдән Илфакны күтәреп чыгып килә идем.
-Соң?
-Нәрсә соң? Ай-һай, синнән шәп тикшерүче чыгачак, Гөлнар матурым!
-Соң?
-Шул, Хәлил энесе белән кара айгыр җиккән. Безнең янда туктадылар.
-Фатыйма, ни хәлләрең бар? Мин бүген өйләнергә барам бит! Шәмсенурга!-диде әтиең.
-Ә син?
-Мин нәрсә, Хәлилгә дә, Шәмсенурга да бәхет теләдем. Ә үземнең күкрәгемдәге йөрәгем чыгып төшәрдәй булып тибә. Әниең бик әйбәт синең, Гөлнар, күзем тимәсен, бик әйбәт хатын! Юлда очраганда да көнләшеп, начар сүзләр әйтеп интектерми, әйбәт сөйләшә, хәлләремне сораша, ә бит белә ул безнең мәхәббәт хакында.
-Шулай, әни көнләшә белми бугай ул! Әмма әтине бик яратуы хак! Ул әтигә пәйгамбәргә табынган күк табынып яши. Миңа шулай тоела. Әти дә аңа “кояшым” дип эндәшә. Шәмсенур — “кояш нуры” дигәнне аңлата икән, әтием үзе әйтте миңа. Безнең әни, чыннан да, бик мөлаем бит ул, Фатыйма апа, кешеләргә дә гел ачык чырайлы, аңа исемен белеп кушканнар бугай.
Күрше апасы янында кыз, әйтерсең лә, әнисен якларга алынган иде, әнисенә карата иң җылы сүзләрне әйтеп калырга тырышты.
Эштә көне буена Фатыйма апасы да, Гөлнар да башка бу турында сөйләшмәделәр. Гөлнар хәтта аны бүлмәсенә кереп борчымады да. Үз уйларына бирелеп, эшкә чумды.
Кич эштән бергә чыктылар, әмма Фатыйма апасы белән авыл хәбәрләрен генә сөйләшеп кайттылар.
-Бүген кулъяулык белән утырырга булыр, чигә башларга бит инде! — дип кенә саубуллашты.
Өйдә дәү әнисе аш-су тирәсендә кайнаша иде. Кыз киемнәрен алыштырды, азрак тамак ялгады да яшелчәләргә су сибәргә бакчага чыкты. Киченнән зур мичкәләргә ташып калдырган инеш суы җылы иде. Бакчадагы лилияләр шундый матур булып ачылып килә. Кыз шул гүзәл чәчкәләрне кулъяулыгына төшерергә уйлады. Бигрәк матурлар, үзләре кояш шикелле! Теленә үзеннән-үзе “Истәлек” җыры эленде:
Сиңа бәхет, олы шатлык теләп
Кулъяулыгым болгап мин калам…
Бакча яныннан узып баручы Шәһит абыйсы туктаганны кыз сизмәде дә, күрмәде дә. Ир, әсәрләнеп, җырны тыңлап торды. “Карале, әтисе җыры моңа да күчкән икән ләбаса!Юк инде, Хәлилне яраткан кебек мине ярата алмады Фатыйма. Нәрсәсе артык инде шул Хәлилнең? Алты бала үстердек, әмма уртак мәхәббәттән тумады бугай ул балалар? Янында мин ятсам да, Фатыйма шул Хәлилен уйлагандыр әле”, — дип үртәлде ир.
-Матур җырлыйсың! — диде Шәһит, үз әйткәненә үзе аптырап.
Гөлнар башын күтәреп, тавыш килгән якка борылып карады.
-Шәһит абый, исәнме! Рәхмәт! Бакча сәхнә түгел бит, ярый инде, үзем өчен генә җырлыйм бит мин!
-Ә ник сәхнәдән җырламыйсың, җырла. Атаң доклад укысын, син җырла!
Шәһитнең уклы сүзләре Гөлнарның күңелен чәнчеп алды, шулай да бирешәсе килмәде:
-Шулай итәрмен әле, Шәһит абый. Киләсе бәйрәмгә әтием доклад укыгач та, менеп җырлармын, Шәһит абый кушты диярмен. Гөлнар үзенең корт чаккан теленә мондый җавап килүгә үзе аптырады. Ир башка сүз көрәштереп тормады, китеп барды. Каян шундый усаллык бу Шәһит абыйсында?! Матур сүзләр артында да кара көнчелек ята. Фатыйма апасы ничек тора икән бу ир белән? Кыз эшләрен төгәлләгәндә, әтисе эштән кайтты. Гөлнар тәртипкә китергән бакчаны күреп сокланды, бакчадагы үзе ясаган өстәл артындагы эскәмиягә утырды. Гөлнар вакытын туры китереп, әтисенең сер капчыгын селкергә булды.
-Әтием, яле бер кызык булсын, ничек өйләгәнеңне сөйләп җиффәр әле!
-А, кая үрелә? Бик беләсең килсә 100 тапкыр үбәсең ике як битемнән!
Гөлнар да аптырап калмады:
-Мең тапкыр да үбәргә була, — дип туфраклы кулларын да юып тормыйча, әтисен килеп кочаклады да әле бер битеннән, әле икенче битеннән үбәргә тотынды.
-Я.я, амалап кына, ашап бетерәсең ич!
-Нәрсәсен сөйләп торыйм инде аның. Әниеңне Апас юлында очраттым мин. Авылга кайтып киләм, тыкрыктан озына кара пар толымнарын иңнәрендә сикертеп алдымда бер кыз кайта. Таныш түгел. Мин сугышта йөргәндә үсеп, матурланып куйган бугай бу кыз дим. Сүз куштым. “Матур кыз кияүдә микән, кайчан кияүгә чыга икән, бик беләсем килә” — дим. Әнкәң дә аптырап калмады: “Син өйләнгәндә!”-дип җавап кайтарды. Менә шул, фәрештәләр “Амин!” дигән чакка туры килгәндер — өйләнештек.
-Озатып йөрмичә генәме?
-Белдем мин аның, сорашып белдем Буада егете барлыгын. Ә нәрсә, Буа кайда да, мин монда кул астында гына бит! Тартып алдым Буа егетеннән әниеңне. Гөлнарның әтисе бераз масаебрак, елмаеп куйды: “Менә мин нинди, янәсе!” Өйдә кемнәре булуын бик беләсем килгән иде, әниең эштә чакта өйләренә китап сораган булып бардым. Әнисе тегү тегеп утыра иде. Йорт-җирләре чиста, тәртипле яшиләр дип күреп кайттым. Икенче көнне энекәшне алдым да, кара айгырны җигеп киттем күрше авылга. Әниеңнең суга төшкәнен көтеп торабыз. Өйдә әни тәтәңә әйтеп калдырдым: “Әнкәй, бүген сиңа килен алып кайтам, чәй куеп тор, самоварың кайнар торсын!” — дидем.
Шәмсенурның капкадан чыгуы булды, без энекәш белән аның көянтә-чиләкләрен алдык та, үзен күтәреп тарантаска утырттык та авылга кайтып киттек. Әниең башта шаярталар дип уйлагандыр. Өйгә кайтып кергәч, әнкәй белән әткәй каршы чыгып: “Исәнме, килен!”- дигәч кенә, күктән җиргә төште.
Шаяртып, уйный-көлә чәй эчтек. Әнкәйнең матур сөйләшүе үзенекен иттеме -менә шулай итеп, әниең бездә торып калды. Ә әниең әйбәт килен булды синең, кызым. Дәү әнкәңә начар сүзләр әйтмәде, үз өстеннән соңгы киеменә чаклы салып каенанасын киендерә иде.
Гөлнар әтисен тагын бер тапкыр каты итеп кысып кочаклады. Әтисе өчен дә, әнисе өчен дә күңеле шатлык нурлары белән тулган иде аның.
-Әтием, ә Фатыйма апаны исеңә төшерәсеңме соң син?
-Ә ник төшереп торырга?! Җырым истә инде… Көтмәде бит ул мине, димәк яратуы шуның кадәр генә булган. Мәхәббәт өчен көрәшергә кирәк, кызым, менә минем кебек! Әниең егетен онытты бит, мин аңа яратылган хатын бәхете бүләк итә алдым.
Гөлнар “Истәлек”не көйли-көйли кулларын юды. Бу минутларда бу җыр җыр буларак кына аның телләрендә тирбәлде. Бу җыр аңа мәхәббәт өчен көрәшергә кирәген искәртеп торыр:
Хәтерлә син татлы минутларны
Шул хисләрне ал син юлыңа.


Гульнур Айзетуллова
Фото: pixabay

Бәйле