«Ялган йөз белән сәхнәгә чыкмадым» — Илнат Фәрхуллин «Казан егетләре» төркеменнән китә

-- Alfia
// Татар Тудей // Татар Бүген //

«Казан егетләре» солисты Илнат Фәрхуллин төркемнән китүен белдерде. Шулай ук ул алга таба автор-башкаручы буларак тамашачыга яңа җырларын тәкъдим итәчәген дә җиткерде.

«Бу вакытны да сукты сәгать! “Казан егетләре” төркемендә җырлаган соңгы көннәрем… Әйе, бик тә дөрес аңлыйсыз — мин төркемнән китәм! Чуарлы сүзләр, егетлэргә карата начар фикерләр көтәр кайберәүләр. Юк! Чын ир-егетләрчә хезмәт иттем, киткәндә дә түбәнлеккә төшмим. Беләм, күп сораулар туар. “Нәрсәгә? Нигә инде?” — диярсез. “Казан егетләре” төркемендә мин 7 ел егетләр белән бергәлектә иҗат иттем. Җиң сызганып бергә эшләдек, бер гаилә егетләре сыман дус яшәдек! Рәхмәтләрем чиксез үзләренә  һәм продюсерга! Алар янәшәсендә зур тормыш мәктәбе үтелде! Мин аларга нидер бирдем һәм тапшырып калдырдым, мин алардан өйрәндем. Бөртекләп кенә саллы тәҗрибә тупланды. Хөрмәтле тамашачым, күреп тордыгыз, минем һәрчак үз сүзем, үз фикерем булды һәм бар. Ялган йөз белән сәхнәгә чыкмадым һәр чыгышымда 100% бирелергә тырыштым. Үзебез һәм үзем иҗат иткән никадәрле җырларны сезнең хозурыгызга ирештердек, яратып кабул иттегез генә димим, басып алкышлаган чакларыгыз куп булды! “Казан егетләре”нең Илнатлы дәвере күңелегездә җылы хисләргә төренеп сакланачагына шикләнмим! Ә мин бит әле сезнең белән саубуллашмыйм! Иң күңелле яңалыгымны ирештерәм — иртәгәдән мин үз юлым белән атлый башлыйм! Бик күп җырлар иҗат иттем!
Мин иртәгәдән сәхнәдә автор-башкаручы! Бик тиздән яңа җырларымны да ишетерсез һәм клибымны күрерсез! Күңелдән чыккан жырлар, сезнең өчен! Димәк, алга! Хәерле сәгатьтә! Күрешербез! Яңалыкларым әле бик күп!Аллага тапшырдык, дуслар! Минем белән калыгыз!», дип яза Илнат Фәрхуллин үзенең инстаграмында.

Бәйле