Владимир Путин гомерлеккә хакимлек итсенме? — Казан халкы фикере [видео]

-- Alfia

Росмия думасында 10 мартта яңа канун өлгесе кабул ителгәндә Владимир Путинга, элекке мөддәтләренә карамастан, тагын да шул ук вазифага сайланырга мөмкинлек бирү тәкъдим ителде. Путинның президентлык мөддәте 2024 елда тәмамлана. Ул инде ике мәртәбә рәттән ике тапкыр президент булып сайланды. Әлегә гамәлдә булган Конституция аңа 2024 елдан соң президент булып калу мөмкинлеге бирми. Бу яңалыкка мөнәсәбәтләре турында Азатлык казанлылардан сорый.

 

 

Бәйле