Бу атнада Татарстанда нинди һава торышы көтелә?

-- Alfia

Бу атнада Татарстанда көннәр 10 градуска кадәр җылытачак. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте йортында комиссия утырышында Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе башлыгы Сергей Захаров хәбәр итте.

«Бүген явым-төшем юк. Һава температурасы 10 градуска кадәр күтәреләчәк. Төнлә 12 мартта республиканың кайбер районнарында бераз яңгыр яварга мөмкин. Көндез һава температурасы 9 градуска кадәр күтәреләчәк. 13 мартта көндез яңгыр көтелә, кайбер районнарда юеш кар да яварга мөмкин. Һава температурасы янә +9 градус булачак», дип ачыклык кертте Сергей Захаров.

14 марттан һава температурасы төшә башлый. Бу көнне һава температурасы +8 градус, ә якшәмбе +6 градус була.

 

Мәгълүмат: tatar-inform.tatar

Бәйле