Казанда әнисе пычак белән чәнчегән баланың хәле ничек?

-- Alfia

Казанда әнисе пычак белән чәнчегән игезәк малайларның исән калганын Балалар республика клиник хастаханәсеннән чыгарганнар. Бу турыда хастаханә матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Баланың яралары төзәлде, хәле канәгатьләнерлек дип бәяләнә. Кичә хастаханәдән чыкты», — диделәр матбугат хезмәтендә.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы 1 мартта Казанның Чистай урамында хатын-кыз иреннән көнләшеп, җиде яшьлек игезәк улларына пычак белән чәнчегән, дип хәбәр иткән иде. Балаларның берсе урында ук үлгән, икенчесе исән калган. Малайларның әнисе үзенә кул салырга омтылган. Аны 7нче шәһәр хастаханәсенә реанимациягә китергәннәр.

Бу хәлдән соң «Балигъ булмаган баланы үтерү» һәм «Ике һәм аннан күбрәк затка үтерү нияте белән һөҗүм итү» маддәләре буенча җинаять эше кузгатылган.

Мәгълүмат: tatar-inform.tatar

Бәйле