Элвин Грейның сөйгәне Инзилә: «Җиңел түгел»

-- Alfia

Радик Юльякшин өйләнә ахры, дигән сүз аның фанатлары арасында да, тамашачылары арасында да зур кызыксыну уятты. Радикның сөйгәне кем соң, каян? “Шәһри Казан” сезгә Инзилә белән экспресс-интервью тәкъдим итә.

-Инзиля, сиңа ничә яшь? Тумышың белән кайсы яктан?

-Миңа 20 яшь, мин Татарстанның Әгерҗе районыннан.

-Һөнәрең буенча кем буласың?Нәрсә белән шөгыльләнәсең?

-Һөнәрем буенча мин чәчтараш, эшлим.

-Без сине Радикның очраша торган кызы итеп беләбез. Син аны моңа кадәр белә идеңме? Аның фанатымы син?

-Белә идем, аудиоязмаларымда аның  берничә җыры бар. Җырлары ошый иде, әмма мин аның фанаты түгел.

-Аның янында һәрвакытта да күп кызлар, ул гел гастрольләрдә. Сиңа аның белән авыр түгелме?

-Юк, авыр түгел. Җиңел дә түгел. Бу аның эше.

Реклама

-Әти-әниең моңа ничек карый? Алар тарафыннанк аршылыклар булмадымы?

-Юк, бар да яхшы.

-Радикның клибында төшәр идеңме?

-Юк, төшәсем килми.

-Булачак тормыш иптәшеңне нинди сыйфатларга ия итеп күз алдыңа китерәсең?

-Җаваплы, намуслы, максатчан һәм юмор хисле.

-Радикны җанатарлар кызларына көнлисеңме?

-Юк, көнләмим.

Нәзилә Дәүләтбакова

Мәгълүмат: shahrikazan.ru
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий