«Тол хатынның, ятим сабыйларның каргышларын җыя күрмәгез»

Ялгыз диеп, тамга сала күпләр,
Үзем әллә сорап алдыммы?..
Гомерем буе сөйгән ярымны,
Үзем теләп җиргә салдыммы?…

Эх кешеләр, нигә аңламыйсыз,
Тол тормышны сайлап алмыйлар!
Язмыш сукмагыннан берсе дә бит,
Үзе теләп ялгыз бармыйлар!…

Тормышлары рәхәт дисез мәллә,
Пар канатсыз калган ярларның?
Күз яшьләре аша елмаялар,
Җан ярасы тирән аларның!!!…

Тол хатынның иңнәренә төшкән,
Тормыш йөген тарту бик авыр.
Сабыена елышып көчләр эзли,
Бәреп екмас өчен җил-давыл!

Ялгыз диеп үртәмәгез зинһар,
Аннан башка китек җаннарны!
Үз теләге белән югалтмыйлар,
Өзелеп-өзелеп сөйгән ярларны!.

Аның карашларын эзли күзләр,
Ятим калган сабый баладан!
Нәни йөрәккәен ничек саклыйк,
Төзәлмәслек авыр ярадан?!

Ятим диеп, авыз чайкамагыз,
Ятим булып тумый сабыйлар!
Гомер узып, үсеп җиткәч кенә,
Ни булганын алар аңлыйлар!

Тол хатынның, ятим сабыйларның,
Каргышларын җыя күрмәгез.
Җем-җем итеп янган йолдыз сыман,
Көтмәгәндә мәгәр сүнмәгез.
Зур гөнаһлар ала күрмәгез!!


Халидә Әсхәдуллина

Бәйле