Башкортстанда ир-ат бәйрәм көнендә танышын мәсхәрәләгән

-- Alfia

8 март бәйрәме Башкортстанның Учалы районында яшәүче 29 яшьлек кызның исендә бу юлы шатлыклы вакыйгалар белән калмаячак. Бәйрәм көнендә аны 33 яшьлек танышы көчләгән. Эретеп ябыштыручы булып эшләгән ир хатынның фатиры ишегендәге йозакны җимереп кергән.

Мондый «бүләк»тән соң ирне 6 елга кадәр иректән мәхрүм итәргә мөмкиннәр. Ир белән кызны моңа кадәр нинди мөнәсәбәтләр бәйләгәнлеге билгеле түгел.

Ул кулга алынган да инде. Әлегә ирнең үз гаебен таныганмы икәнлеге билгеле түгел.

 

Мәгълүмат: kiziltan.rbsmi.ru

Бәйле