Гөлсирин Абдуллина Рифат Фәттахов белән эшләвен дәвам итәрме?

-- Alfia

Татар эстрадасында микрофонсыз җырлый алучылар бармы? Ни өчен «Яңа татар җыры» конкурсында катнашучылар аз? Гөлсирин Абдуллина җиде елга сузылган хезмәттәшлектән соң Рифат Фәттахов белән эшләвен дәвам иттерерме?

Р.Ваһапов исемендәге татар җыры фестиваленең яңа проектларына багышланган матбугат очрашуында әлеге һәм башка сорауларга җаваплар эзләделәр.

Татарстан камера хорының сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры, «Микрофонсыз концерт» проектының музыкаль җитәкчесе Миләүшә Таминдарова әйтүенчә, оештыручылар берьюлы берничә бурычны үти:

– Беренчедән, биредә катнашкан җырчылар үз көчләрен сынаячак. Моннан тыш, проект микрофонның тамашачы һәм җырчы арасында ясаган зур киртәсен юк итәчәк. Микрофонсыз җырлау – традицияләребезгә әйләнеп кайту да бит әле. Без тамашачыны янәдән «җанлы» тавыш тыңларга өйрәтергә тиеш, – дип, фикере белән уртаклашты ул.
«Микрофонсыз концерт»ның генераль продюсеры Рифат Фәттахов исә проектта катнашырга теләк белдерүчеләрнең күп булуы турында искәртте.

– Безнең эстрадада микрофонсыз җырларга җөрьәт итүчеләр күп, һәм бу, әлбәттә, бик сөендерә. Заманында Рәшит Ваһапов һәрвакыт микрофонсыз җырлаган һәм, тавышсыз җырчы гына микрофонга «өрә», дия торган булган. Мондый проект микрофонсыз түгел, фонограммасыз җырлаучылар да бетеп барган заманда бик кирәк, минемчә.
«Микрофонсыз концерт»та Хәмдүнә Тимергалиева, Илһам Вәлиев, Илүсә Хуҗина, Татарстанның Дәүләт камера хоры, махсус кунак – Альбина Шаһиморатова һәм башка җырчыларның катнашуы көтелә.

Матбугат очрашуында фондның чираттагы проекты – «Ваһапов фестивале һәм татар җыр сәнгате» исемле халыкара фәнни-гамәли конференция турында да сүз булды.
– Соңгы елларда без татар җыр сәнгате турында бик күп сөйлибез, бәхәсләшәбез, әмма аның тарихы өйрәнелмәгән. Конференцияне без нәкъ менә шушыны исәпкә алып уздырырга булдык, – дип аңлатты Рифат Фәттахов.

Моннан тыш, «Яңа татар җыры» бәйгесе дә телгә алынды. Рифат Фәттахов, чараның таләпләре катгый булу сәбәпле, катнашучыларның да артык күп булмавын әйтте:
– Әлеге бәйгедән соң йөзләп яңа җыр тәкъдим итәргә вәгъдә бирә алмыйбыз. Безгә әсәрләрнең яңа булуы да, халык мотивлары сакланып калу да мөһим. Бүгенгә 30га якын яңа җыр тәкъдим ителде. Тиздән аларны киң җәмәгатьчелек тә ишетә алачак.
Очрашу ахырында тагын бер мәсьәлә телгә алынды. Бу исә Гөлсирин Абдуллина һәм Рифат Фәттахов арасындагы хезмәттәшлекнең вакыты тәмамлануга бәйле. Продюсер яшь җырчыга килешүне озайтырга тәкъдим иткән инде, тик Гөлсирин Абдуллина әлегә җавап бирергә ашыкмый.

– Минем хәзер гаилә хәлем дә үзгәрде. Мондый зур карарны кабул итәр өчен уйларга, якыннарым белән киңәшләшергә кирәк, – диде ул.

Лилия Гыймазова

Мәгълүмат: vatantat.ru

Бәйле