«Алай бөтенләй дөрес түгел» — Фирдүс Тямаев концертында сәхнә артындагы кызыклы мизгелләр [видео]

-- Alfia
// Татар Тудей // Татар Бүген //

Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев Казанның Уникс залында 10 көн рәттән  тамашачысына үзенең мәгънәле концерт программасын тәкъдим итте. Татар Тудей сәхнә артындагы кызыклы мизгелләрне сезнең белән уртаклашуын дәвам итә.

Концертка әзерлек барганда, ГАИ хезмәткәрләре Фирдүс Тямаевка машиналарын башка җиргә күчерергә кушкан. Бу хәлгә җырчының фикере:

– Безнең концерт була монда дип аңлатып, чыгып гафу үтендек, урынын күчерәбез, дидек. Мин — артист, мине кеше белә дип әйтү ул — бөтенләй дөрес түгел. Алайса бөтен әйбер шуңа таба бара бит инде. Кәефне төшерәсе килми, кешечә эндәшкәч, ярый, алып куябыз, дидек…

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий