Татарстанда ике автомобиль бәрелешкән. Аларның берсенең йөртүчесе һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ»га авария шаһитлары хәбәр итте.
14 март көндез Чистай — Түбән Кама трассасында Түбән Кама районының Сухарево авылыннан ерак түгел урнашкан ягулык салу станциясе янында «Опель» һәм унбишенче модельле «Лада» бәрелешкән.
«Лада» машинасы белән идарә итүче хатын-кыз авария урынында үлә, «Лада» пассажиры имгәнгән, аны хастаханәгә алып киткәннәр.
Мәгълүмат: tatar-inform.tatar