«Балам, нишләдең син? Бер генә сүз булса да әйтче»

-- Alfia

Бүген иртән кәефсез уянган хуҗабикә нидер буласын сизенгән кебек йөрде. Ара-тирә йөрәге кысылып, сыкрап куйды. Ире Гарифҗанны уятып эшкә озатканнан соң, кызларын киендереп мәктәпкә жибәрде, урын җирләрен жыйды. Йорт тирәсендәге эшләр белән мәш килде. Терлек-туарларны карап лапастан кергәч тә, алты яшьлек Батулланың өйдә юклыгын сизмәде. Төшке ашка ит юып салды, бәрәңге әрчеде. Кучкардагы тозның беткәнен күреп, улын кибеткә җибәрмәкче булды. Ни гажәп, Батулла йоклаган урын әллә кайчан суынып өлгергән иде инде. Кая гына китте соң бу бала дип, көртиен киеп, кибеткә юнәлде. Нәбирәләр чатын борылганда, бер көту бала-чаганың, кычкырыша-кычкырыша, каршысына килүе аның адымнарын тизләтте.

– Сажидә апай! Батулла боз астына китте… Күктәге язгы кояшны гуя болыт каплады. Йөрәгеннән ургылып чыккан кайнар дулкын тәнен биләп алды. Авырайган аяклары аны тыңламады. Хатын кибеттән чыгып килүче ирләргә ияреп инешкә йөгерде. Ул барып житкәндә, су буенда халык гөж килә иде. Батулласын яр кырыена чыгарып салганнар. Кемнәрдер «духтыр» килә дип сөрән салды. Сажидә килә-килешкә улының гәудәсенә капланып үкси башлады. «Балам! Багалмам, нишләдең син? Бер генә сүз булса да әйтче, күзләреңне бер генә ачып карачы», дип елады. Авылның шәфкать туташы баланың исән икәнен, тиз арада хастаханәгә китәргә кирәклеген әйтте. Яшен тизлегедәй ишетелгән вакыйгалардан хәбәрдар булган хуҗалык рәисе машинасы белән килеп туктады. Баланы арткы утыргычка кертеп салгач, Саҗидә белән шәфкать туташы кереп урнаштылар. Юеш киемнәрен салдырып, улын башындагы мамык шәле белән көртиенә урады ана. Мәрхәмәтлелеге, ярдәмчеллеге белән дан тоткан рәис Камал «Саҗидә апай, бик бетеренмэгез әле алай. Савыга иншалла улыгыз, исән калды дип шөкер итегез. Нәрсә кирәк, бездән тормас, ярдәм итәрбез», дип тизлекне арттырды. Батулланың боз кебек аяк-куллары яна, кызыша башлады. Хастаханә капкасыннан килеп керүгә, малайны табиблар күтәреп кереп китте. Тиз арада тиешле ярдәм күрсәтелде. Тәҗрибәле табибларга бик тырышырга кирәк булды. Игелекле бәндәләр ярдәмендә коткарылган малайның гомере бетмәгән икән әле. Рәис тә бик зур ярдәм күрсәтте. Дарулар алырга булышты, үз баласына булышкандай, берни кызганмады. Бу вакыйгалар тормыштагы кара полосаларнын берсе булып узып китте. Егерме ике еллап вакыт утсә дә, ул көн ананың йөрәк түрендә әле дә бүгенгедәй җөй булып саклана. Көннәрдән-беркөнне кояштай елмаеп кайтып кергән Батулла әнисенә килен алып кайтачагын, ягьни өйләнәчәген әйтте. Күптәннән бу сүзләрне көткән Саҗидә ризалыгын бирде. «Кайсысының игелекле бәндәсен алып кайтасың инде, улым?!», диде ана, шатлыклы яшьләрен яулык чите белән сөртеп. «Әй әни, Алсуга өйләнәм ич инде, син беләсеңдер дип уйлаган идем», дип көлде егет, әнисенең кулларын учына алып. «Төхвәтулла Алсуынамы?! Үз кызы бәхетенә гомереңне саклап калган икән, балам… Берүк имин яшәгез, Ходай бала хәсрәте бирмәсен, балам!»

Миләүшә Маликова, Казан.

 

Мәгълүмат: Серле дөнья
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий