Зур күләмдә штраф түләргә туры киләчәк — Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы кисәтә

-- Alfia

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре Түбән Камада яшәүче бер хатын-кызның ялган хәбәр таратуын ачыклаган. Ул коронавирус аркасында тиздән шәһәрнең карантинга ябылачагы турында хәбәр яздырып, аны “WhatsApp” аша тараткан. Хәзер аңа зур күләмдә штраф түләргә туры киләчәк.

Аңлашылганча, ялган хәбәр бик тиз таралган. Хатын-кыз исә үз хатасын аңлап, сөйләгәннәренең дөрес түгеллеген раслар өчен Түбән Камадагы “НТР 24” телерадиокомпаниясенә килгән. Журналистлар коронавируска бәйле ялган хәбәрләрне кире кагып, эфирга репортаж чыгарган. Әмма әйткән сүз өчен закон алдында җавап бирергә туры киләчәк. Түбән Каманың шәһәр суды социаль челтәрләрдә ялган мәгълүматлар тараткан өчен әлеге ханымга 30 мең сум күләмендә штраф салган.

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы башкаларны да кисәтә. Чынбарлыкка туры килми торган яңалык кешеләрнең гомере яки сәламәтлегенә, иҗтимагый тәртип-иминлеккә, тормыш эшчәнлеге өчен иң кирәкле объектларга, транспорт һәм социаль инфраструктура, кредит оешмалары, энергетика, сәнәгать яки элемтә объектларына зыян салу белән янаган очракта, штраф күләме түбәндәгечә тәшкил итә:

  • гади кешеләр өчен – 30000 сумнан 100000 сумга кадәр;
  • вазифаи затлар өчен – 60000 сумнан 200000 сумга кадәр;
  • юридик затлар өчен – 200000 сумнан 500000 сумга кадәр.

Ялган хәбәр зыян салу белән янап кына калмыйча, чынбарлыкта теге яки бу зыянга китергән очракта, штраф күләмнәре арта:

  • гади кешеләр өчен – 100000 сумнан 300000 сумга кадәр;
  • вазифаи затлар өчен – 300000 сумнан 600000 сумга кадәр;
  • юридик затлар өчен – 500000 сумнан 1000000 сумга кадәр.

Ә инде “фейк” бөтенләй дә кеше үлеменә китергәндә, иҗтимагый тәртип-иминлеккә массакүләм төстә бик зур зыян салганда, тормыш эшчәнлеге өчен иң кирәкле объектлар, транспорт һәм социаль инфраструктура объектлары, кредит оешмалары, энергетика, сәнәгать яки элемтә объектлары эшен туктатуга китергәндә, административ штраф күләме тагын да үсә:

  • гади кешеләр өчен – 300000 сумнан 400000 сумга кадәр;
  • вазифаи затлар – 600000 сумнан 900000 сумга кадәр;
  • юридик затлар өчен – 1000000 сумнан 1500000 сумга кадәр җитә.

Татарстанда коронавируска каршы көрәшү буенча штаб булдырылган. Теге яки бу мәсьәлә уңаеннан сораулар килеп туганда, “кайнар линия” телефонына (8-800-222-59-00) шалтыратып белешергә мөмкин.

 

Мәгълүмат: vatantat.ru

Бәйле