«Дөнья шок хәлендә: вирус тарала, кризис яулап бара»

-- Alfia

Дөнья шок хәлендә: вирус тарала, кризис яулап бара. Кытайдан соң, Италия вирус алдында тез чүгә. Башка илләргә дә чират җитәр кебек. Инде 17нче мартка 21нче гасырның яңа үләте белән дөньяда 182271 кеше авырый, 7138 вафат булды, 78204 кеше терелде. Эпидемия тарала торган илләр исемлеге 160тан артты. Фонд базарлары эшләүдән туктый. Европа илләреннән күреп, Русиядә дә кешеләр кибетләрне штурмлый, ни бар – барын да сатып алырга ашыга. Кыскасы, паника туып ята. Мин башкасын әйтмим, бүген Европа илләрендә бәдрәф кәгазьләре дефицит. Пандемия вакытында аның белән нишләп була торгандыр… Аннан соң, кирәгеннән артык ярмалар да кортлап кына бетмәсме? Чөнки үзебезнең 21нче гасырда яшәгәнлегебезне онытмыйк.

«Ахырзаман җитте» ише хәбәрләр ара-тирә таралып тора – хәтеремдә кешеләр капчык-капчык тоз ташыды, шәмнәрсез калдык… Бүген социаль челтәрләрне карасаң, нинди генә хәбәр юк. Берәүләр коронавирустан саклану чараларын аңлатса, икенчеләре кайда нинди вәзгыять – шуны сөйләргә ашыга… Ә өченчеләре әлеге паникадан көлке ясый. Кызганыч, үзебезне 21нче гасыр кешесе дип атасак та, әле аек фикер белән вәзгыятькә бәя бирү, анализлау тәрбиясе юк. Кыскасы, МӘЧЕГӘ КӨЛКЕ, ТЫЧКАНГА ҮЛЕМ

Әнә бит Forbes журналы хәбәренә ышансаң, бар да хәерчеләнгән вакытта Аркадий Ротенберг киресенчә, байый гына. Русия миллиардерлары арасында соңгы көннәрнең бәхетлесе ул гына: Forbes журналындагы башкалар акчаларын сизелерлек дәрәҗәдә югалтканда Ротенберг байлыгын 233 миллион долларга арттыра алган. Ул «Мостотрест» хуҗасы. Тирә якта бар да «ишелгән» чакта әлеге ширкәт акцияләре кыйммәтләнә генә. Мондый күтәрелешне  «Мостотрест» 2013нче елда гына кичергән. Хәзерге күтәрелешкә компанияне бүлгәләү һәм… перспективалы кешеләр янында булу ярдәм итә булыр.

«Мостотрест» Кырым күперен төзеде. Путин яңа гына шушы күперне төзүчеләрне бүләкләде. Ширкәт хуҗасы Аркадий Ротенбергка Русия Хезмәт герое исемен тапшырды. Президент указында «Кырым күперен төзегәндә аеруча зур хезмәт казанышлары өчен» дип язылган.

«Мостотрест» Русиянең иң эре транспорт инфраструктурасы һәм күперләре төзелеше белән шөгыльләнүче ширкәт. Кырымда эшләгәне өчен АКШ 2016нчы елда әлеге компаниягә санкцияләр кертте. 2018нче елдан Евросоюз да аңа кушылды. Миллиардер үзе шәхсән санкциялеләр исемлегендә 2014нче елдан ук.

Кырым күперенә килгәндә, аны хәзерге заман Русиясенең символы, гомумән, Путин дәверен төгәлли торган символ дип бәяләгән иделәр. Шул ук вакытта бәйсез экспертлар әлеге гасыр төзелешен моңарчы күрелмәгән дәрәҗәдәге коррупция, күпертелгән бәяләр, төзелеш срокларына сыеша алмау, экологик катастрофалар символы дип тә бәяли.

«Экономические известия» экспертлары хисабына ышансаң, ул шуның белән дә данлыклы: Кытайда төзелгән дөньядагы иң озын күпердән 3 тапкыр кыйммәткәрәк төшкән. Кытайлылар 2 ел эчендә 164,8 кмлы күпер белән Шанхай һәм Нанкин шәһәрләрен тоташтырган һәм, җәмгысы 1,46 млд доллар сарыф иткәннәр. Безнең Кырым күпере 19 км. Гомуми бәясе 228 миллиард, ягъни 4 миллиард доллар. Төзелеш барышында күпер бәясе даими арта торды. Нәтиҗәдә Кытайда 1 м күпер төзелеше өчен уртача 8,8 мең доллар сарыф итсәләр, безнекеләргә 1 метр өчен 209 мең доллар кирәк булды.

КЕШЕ КЕШЕСЕ

Инде Ротенберг шәхесенең үзенә килсәк, ул гади кеше түгел. Мәгълүмат чараларында язуларынча Путинның балачак дусты. Алар дзю-дога да бергә йөргәннәр. Димәк, бар да ишелгәндә, кризис дип ай-вай килгәндә, Ротенбергның гына баюына аптырыйсы юк. «Мостотрест» ширкәте реорганизацияләнеп, ул тагын да иң эре подрядчы булып калачак.

Дөнья миллиардерлары коронавирус аркасында килеп чыккан кризистан үз байлыкларын югалткан вакытта да, санкцияләр йогынтысында утыручы Ротенберг бик рәхәт яши дияргә була. Вирус шаукымы аны читләтеп үтә. Санкцияләргә эләккән олигархның тормышы мул: Forbes журналы аның байлыгын 2,6 миллиард доллар дип бәяли. Ул Русиянең иң бай 50 кешелек беренче исемлегенә керә. Эшмәкәр, дәүләт заказларыннан да иң бай калҗалыларын эләктерә.

ДЕВАЛЬВАЦИЯ ИСЕ КИЛӘ

Ротенберг өчен кризис куркыныч булмаса да, Русия гаять зур проблемалар алдында калырга мөмкин. Табигый казылма байлыкларга баш-аягы белән бәйләнгән икътисад өчен нефтькә халык-ара бәяләр төшү үтергеч һөҗүм ясый. Хәзер аның 1 мичкәсе 30 доллардан да арзан. Моңарчы бәяләрне көйләп, ясалма тотып торган ОПЕК илләре арасындагы килешү өзелде. Сәгуд Гарәбстаны нефть табу күләмен киметергә теләми. Дөрес, башта килешүдән Русия чыкты, аннан Сәгуд Гарәбстаны үз шартларын алга сөрде. Нәтиҗәдә ике ил дә үз-үзләренә начарлык кына кылды, җитмәсә, бу дөнья икътисадын яңа вирус җимергәндә бик җайсыз вакыт булып чыкты. Нефтькә ихтыяҗ, аеруча Кытай икътисады туктап калу алдында торганлыктан, болай да бик нык кимеде.

ОПЕК килешүе Русия өчен дә Сәгуд Гарәбстаны өчен дә отышлы түгел иде, чөнки анда катнашмаган илләр шул бәядән файдаланып нефть табу күләмен чикләми үз мәнфәгатьләрен кайгырта килде. Ә менә ОПЕКка керүчеләр, шул исәптән Русия бәяне тотып тору өчен һәрчак нефть табу күләмен чикләргә мәҗбүр булды. Моннан бигрәк тә АКШ, Бразилия кебек илләр отышлы позициядә булдылар. Ләкин бүгенге халәтебез дә борчылырга мәҗбүр итә. Кырыс климат шартларында табылучы нефтебезнең үзкыйммәте арзан түгел, Ә Сәгуд Гарәбстанында ул бик очсыз. Әгәр бу нефть белән бәйле кризис дәвамлы булса, безнең хәлебез тагын да мөшкелләнәчәк. Чимал сатуга бәйле булмаган АКШ, хәтта коронавирус белән бик авыр хәлгә калган Кытай да авыр чорны кичәр… Ирексездән СССР таркалган чорлар, дөнья банкларына бурычка баткан Ельцин чоры искә төшә. Анда да нефть бәясе бөтенләй егылып төшкән иде. Шуңа экспертлар авызыннан девальвация дигән сүзләр дә ишетелгәли башлады. Рубль бәясе көн саен төшә. Доллар 75, евро 82 сум чиген узды. Әле туктарга исәбе юк. Бүген Русия кибетләрендәге ажиотаж коронавирустан куркуга гына түгел, әнә шул алга таба рубльнең дәрәҗәсе төшү, бәяләр арту, ахыр килеп инфляция, девальвациядән (акчаның бәясе төшү) шүрләү белән дә бәйледер. Чөнки мин генә дә үз гомеремдә инде 3 тапкыр акча алышынуны, 3 тапкыр девальвация кичердем. Ләкин, экспертлар бик якын киләчәктә үк кибетләребездәге бәяләр кинәт кыйммәтләнмәс, чөнки кибетләребездәге муллык җитәрлек, дип ышандыра. Аннан соң ни генә дисәк тә, 2000нче еллардагы кебек импортка бәйле түгелбез. Яхшымы, яманмы, санкцияләрнең файдасы да булмады түгел. Әйтик, 2014нче елда рубль кинәт мәтәлгәч, бәяләр уртача 15 процентка күтәрелде, ә 2018нче елда рубль шулай ук 55 сумнан 70 сумга очсызланды, әмма кибетләрдә бәяләр сизелерлек алышынмады, Росстат мәгълүматларына ышансаң, 4–5 процентка гына артты. Һәрхәлдә, азык-төлек базарында зур кризис килеп чыгар, дип куркырга кирәкмидер. Ә менә көнкүреш техникасы, электроника, хәтта кием-салым да кыйммәтләнер.

БӘХЕТСЕЗЛЕКНЕҢ БАШЫ

Ә бар да башланды коронавирустан һәм ОПЕК килешүенең өзелүеннән. 2008нче елгы дөнья кризисын фаразлаган икътисадчы Джесси Коломбо алда тагын да куркынычрак кризис көтә дип кисәтә. The Independent язганча, дөнья базарында берничә күбек кабартылган. Бу – ОПЕК тотып торган нефть бәясе, бәяләр тотрыксызлыгына китерүче промышленностьның артык күп җитештерүе, муллык… Һәм алар теләсә кайсы вакытта шартларга мөмкин.

Бу проблемалар яңа вирус белән туры килеп, мәсьәләне гаять катлауландыра. Бүген Италия икътисады бик авыр хәлдә калырга мөмкин. Анда пандемия аркасында комендант сәгате кертелде. Бик күп учреждениеләр ябылды.

Коронавирус Русиягә дә яный. Аеруча Мәскәү шомландыра. Профилактика максатыннан шулай ук кискен чаралар күрелү ихтимал. Мәктәпләрдә, вузларда, укулар өйдән торып кына оештырыла башлады. Әлегә метролар, шәһәргә керү-чыгу чикләүләре юк, ләкин рәсми булмаган чыганаклар бу хакта да уйланулар булуын хәбәр итә. Татарстанда да чаралар күрелә.

Кытай, Италия медицинасы көчсез булганда, коронавирус Русиядә эпидемия төсен алса, бүгенге медицина үз торышы белән куркуга сала. Аеруча Италиядә үлүчеләр күп. Бу вирусның, иммунитеты какшаган, аеруча өлкән кешеләрне аяктан егуы, диләр. Ә Италия озын гомерлеләр иле санала. Әлеге авыруны дәвалауда медикаментлар юк, бары тик авыр хәлдә калган кешене ясалма үпкә вентиляциясе аппаратына тоташтырырга кирәк. Италиядә бу аппаратлар җитми, дип зарланалар. Ә бездә ул җитәме? Бөтен Татарстанында ничә данә бар икән? Димәк, тагын бер кат үзебезгә сакланырга, беренче чиратта иммунитетны күтәрергә генә кала. Саклану чаралары гадәти грипптан саклану кебек.

СЕРЛЕ ЙОМГАК

Бер генә нәрсә шатландыра: шушындый авыр чакта таянычыбыз – Путин бар. Яңа конституциябез булачак. Аны яраклаштырдык, ямаштырдык аңа ошарлык итеп. Әле 2036нчы елга чаклы Путин белән булачакбыз. Кемнәрдер аның чорында туып инде балалар үстереп үзләре әби-бабай булырга өлгерер, Путин кайсыларыбызныдыр җирләр, юкса мин дә тагын 16 елдан 75 яшьтә буласы ич… Брежнев 18 ел, Сталин 30 ел идарә итте. Ә Путин 36 ел буласы. Яшиселәр алда, яшәп бетә алсак.

Тик,  кемгә ничектер, алдагы тормыш миңа күңелсез тоела. Бүгенге тормышыбызга тарих кайчандыр бер бәя куяр, тик мин ул бәяне күрергә өлгермәм, ахыры, менә шул күңелсезләндерә мине.

Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

 

Мәгълүмат: beznen.ru

Бәйле