Чаллыда чүплектә табылган кеше аягы турындагы җинаять эшен тикшерү тәмамланды

-- Alfia

 Чаллының Тогай чүплегендә табылган кеше аягы турындагы җинаять эшен тикшерү тәмамланды. Бу турыда «Татар-информ»га хокук саклау органындагы чыганактан билгеле булды.

Автошәһәрнең 35нче комплексындагы йортларның берсендә ике мәет табылган. Икесе дә 30-40 яшьлек ир-ат мәетләре. Бер мәетнең аягы булмаган. Беренчел мәгълүматлар буенча икенчесе үз-үзенә кул салган.

Хокук саклау органнары хезмәткәрләре Тогай чүплегендә кеше аягы һәм фатирда аяксыз мәет табылу фактларын тикшергән. Агентлык чыганагы мәгълүматлары буенча, ике дус талашкан, берсе икенчесен үтергән һәм мәетне ваннада кисәкләргә бүлгәләргә булган, әмма башлаган эшен тәмамлый алмаган.

Икенче ир-ат дустының кисеп алган аягын чүплеккә ташлаган һәм үз-үзен үтергән. Фаҗига сәбәпләрен ачыклыйлар.

 

Мәгълүмат: tatar-inform.tatar

Бәйле