Нурлатта табибларны яңа туган бала үлемендә гаеплиләр

-- Alfia

Фаҗига Нурлат районының Түбән Чаллы авылында була. Гыйнвар ахырында, 28е көнне, биредә яшәүче хатын бала таба, ә 17 февральдә, бала тудыру йортыннан өйгә чыкканнан соң, улының сулыш алмавын ачыклый.

Бала үлеп китә. Бу факт буенча суд медицина экспертизасы үткәрелә. Ул яңа туган баланың үлеме — сулыш җитмәү нәтиҗәсендә килеп чыкканын күрсәтә. Әлегә билгесез затларга карата «Вазифаи затның үз һөнәри бурычларын тиешенчә үтәмичә, саксызлык аркасында үлемгә китерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

 

Мәгълүмат: shahrikazan.ru

 

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий