Фаҗига Нурлат районының Түбән Чаллы авылында була. Гыйнвар ахырында, 28е көнне, биредә яшәүче хатын бала таба, ә 17 февральдә, бала тудыру йортыннан өйгә чыкканнан соң, улының сулыш алмавын ачыклый.
Бала үлеп китә. Бу факт буенча суд медицина экспертизасы үткәрелә. Ул яңа туган баланың үлеме – сулыш җитмәү нәтиҗәсендә килеп чыкканын күрсәтә. Әлегә билгесез затларга карата “Вазифаи затның үз һөнәри бурычларын тиешенчә үтәмичә, саксызлык аркасында үлемгә китерү” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
Мәгълүмат: shahrikazan.ru
–
–

