«Нинди шайтан котырта торгандыр. Туктый алмый менә! Туктый алмый!»

-- Alfia

Зәлифә иренең чалбар белән күлмәген үтүкләп куйды. Бүген туган көнгә чакырдылар үзләрен. Бик барасы килмәсә дә, ризалашты инде, нишләсен. Иренең бертуганына бармый була мени? Кешене хөрмәт итмәүгә керә бит, югыйсә. Бик шатланып, бик шатланып риза булыр иде дә бит, бөтен чакырылган җиргә дә канатланып йөрер иде дә, бер ләкине бар шул. 

Бүген дә барырга аягы бик тартып бармый. Әле куна да каласы бар. Шул кунулары үтерә дә инде менә. Фидратында бөтен бәла. Эчә белми эчә торган кеше ул. Табынга шундый матур итеп киенеп-ясанып чыгып китә, ә кайтканда… сазлыктагы дуңгызлар аңа караганда күпкә чистарактыр.
— Кеше ирләре кеше төсле. Нигә соң син шулар кебек түгелсең? — дип, еш шелтәли ул ирен. — Әнә күршеләреңнән үрнәк ал: матур итеп кунакка баралар да, син күр дә мин күр – елмаешып кире кайтып та керәләр, Ә синең белән, билләһи, кунактан соң кире өйгә кайтырга оялам!
— Йә, ярар, телеңә салынма! – дип, тизрәк бүлдерә ире. – Ояла, имеш. Оялсаң, оя каплап йөре әнә!
Фидрат белән Зәлифә килгәндә, кунаклар җыелышып беткән иде. Урыннарына урынлашуга, башлап та җибәрделәр. Зәлифә генә үзен энә өстендә кебек тойды. Ире исереп, табынның ямен генә җибәрмәсә ярар иде! Өйдә чакта, әле хәтсез вакыт бар, дип, иренә, кыстап-кыстап, аш ашатты. Тамагы тук булса, бәлки бик исермәс, дигән ният белән юри сыйлады ирен.
Табында сый-хөрмәт сыгылып тора. Җаның ни тели, барсы да бар. Аракы, виноның гына нинди төре юк! Ашказаның гына чыдасын!
Сүзне Зәлифә белән Фидратка да бирделәр. Фидрат бик матур итеп бертуган абыйсын котлады, Зәлифә дә теләкләренә кушылды. Сүзләрен җөпләп, икесе дә берәр рюмка аракы тотып куйдылар. Зәлифәнең эченә җылы йөгерде. Бит очлары алсуланып китте. Табындагы киеренкелеге, зкрен генә эреп, юк булды. Ирен кара әле син аның! Джентельмен мени? Ул Зәлифәнең тәлинкәсенә төрледән-төрле салат салып куя, ит-колбасаларның төрле төрен алдына тезеп сала. Рюмкасын да буш тотмый.
— Эч, җаным, эч! – ди. Ничек бу сүзләрдән соң эчмисең? Эреде Зәлифә. Иренең татлы сүзенә, тәмле теленә, аны карауларына эреде дә китте. 55 яшенә җитеп, иренең мондый ягымлылыгын тәү тапкыр күрүе иде. Ә бүтән чакта…
Һәрбер табыннан соң, Зәлифә йә ирен кочаклап, йә өстерәп, йә яртылаш күтәреп алып кайта иде. Артыгын эчеп ташлый да Фидраты, буыннары йомшарып, утырган җиреннән ава да китә. Монысы ул хәтле уш китәрлек түгел әле. Менә астында бәләкәй күл хасил булуы – Зәлифәнең чәчен агарта. Эчте исә, Фидратның бәвеле тотмый башлый. Кече хаҗәтен шулай йокы аралаш үти дә куя. Җанкайларына тиде тәмам Зәлифәнең. Шулай итеп, өйгә юеш ыштанны сумкага салып, корысын Фидратына кидертеп алып кайтулар утыз елдан да артыкка киткән. Гарьләнә, ояла торган иде ул иренең бу кыланышыннан.
Ә икенче көнне … Фидрат сүзләр буранында үзенең җәзасын ала. Тел белән каезлый Зәлифәсе.
— Синең белән бүтән бер кая да бармыйм. Җитәр! Сине, бәвелен дә тота белмәгән бәндәне, гомерем буе өстерәп йөрисем килми! – дип, болай да башы чатнап торган ирен битәрли дә битәрли, битәрли дә битәрли. Ник эчкән көннәренә төшә Фидрат. Ни эшләсен инде? Гаеп зур. Сүз дә юк. Эчмәсә дә була да бит, яисә 3-4 рюмкадан соң туктаса да була. Юк бит! Юк! Нинди шайтан котырта торгандыр. Туктый алмый менә! Туктый алмый!
Зәлифә иренә яратып карады бу юлысы. Шундый да акыллы, матур булып күренде аңа Фидраты. Аның һәрбер кыставын якын итеп, үз итеп кабул итте Зәлифә. Бер-бер артлы эчелгән аракыдан соң, Зәлифәнең күзләре үзеннән-үзе йомыла башлады. Зиһене әйбәт эшли, туктарга кирәк! “Укшыта”, — дип, сылтау табып, бүлмәдәге бер караватка кереп ауды. Ничек ятып, ничек йоклап киткәнен, әлбәттә, сизмәде.
Иртәнге якка асты юешләнгәнен сизеп, уянып китте. Чирканды хәтта.
— Тагын җибәргән бу картлач!
Зәлифә юешне тотып карады. Аның асты юеш, ләбаса. Үзен дә капшап карады: юеш! Юеш! Зәлифә, хыр-пыр килеп яткан, иренең дә астын тотып карады: коры! Хәтта трусигы да коры иде!
Зәлифә, сикереп торып, ванна бүлмәсенә кереп йөгерде дә, эчтән бикләп куйды. Чишенеп, ышанмыйча, әйберләрен иснәп карады: яман ис килә! Нәрсә эшләргә дә белмәде ул: көләргәме, еларгамы?
Бераздан Фидратның ишек шакыганы ишетелде:
-Карчык, ач әле ишегеңне! Бер нәрсәгә ачыклык кертергә иде: син бүген… теге ни… балык тоттыңмы әллә? Ха-ха-ха! — Фидрат, көлә-көлә, хуҗабикә, кырына китте.
Ә Зәлифә озак кына ванна бүлмәсеннән чыга алмады. Ничә ел яшәп, шундый хурлыкка калсын әле! Үз өендә дә түгел бит, ичмасам, иренең абыйларында! Ярый әле иренең алмаш киемнәрен алган. Үзенекен юып элеп, иренең трусигын киде дә, йөгерә-атлый юеш урынын тизрәк җыеп алырга, дип, бүлмәсенә китте.
Ире, көлә-көлә, хуҗабикәгә нидер сөйли иде. Ул хатыны кырына килде дә, колагына пышылдады:
— Бүтән алай миннән көлмәссең!
Фидрат тантана итә иде. Тәки эләктерде бит бичәсенә тел каезлаулары өчен: э-э-эх!

Зәлифә, исергәч, бик тиз йоклап китте. Фидрат төн урталарына хәтле табында утырды, әмма бер грамм да аракы эчмәде. Хатыны кырына чишенеп ятты да, үзенең мәкерле планын тормышка ашырды: күп эчелгән чәй, үз юлын табып, башта Зәлифә астына юлланды, ә азак, чын дөреслеккә туры килсен диепме, Зәлифәнең эчке күлмәк-ыштанына үзенең исле эзен калдырды.
Ә Зәлифә бу вакытта дөнья хәлен белми йоклый иде…

Рәмилә Абдуллина

 

Мәгълүмат: Серле дөнья

Бәйле