Якын көннәрдә Казанда уңайлы һәм җылы һава торышы көтелә. Мондый фаразны КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире профессор Юрий Переведенцев бирде. Бу хакта югары уку йортының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Метеоролог сүзләренчә, бүген, 26 мартта, Татарстан башкаласында һава торышына Төньяк Боз океаны өстендә урнашкан циклон йогынты ясый, әмма аңа антициклон якынлаша.
Шулай итеп, җомга, 27 мартта, төнлә һава температурасы — нуль, ә көндезге сәгатьләрдә +9 градус була. Шимбә, 28 мартта, төнлә һава 1 градуска кадәр җылыначак, көндезен 9 градус җылы була. Якшәмбе, 29 мартта төнлә +3 градус, көндез +9 градуска кадәр җылы фаразлана.
Дүшәмбе, 30 мартта, төнлә 2 градуска кадәр, көндез 12 градуска кадәр җылылык көтелә. Хәер, «31 март һәм 1 апрельдә температураның кыска вакытлы түбәнәюе көтелә», ул үзе белән салкын атмосфера фронты алып киләчәк.
Шул ук вакытта явым-төшем булу ихтималы аз. 1 апрельдә генә бераз явым-төшем булырга мөмкин.
«Без барыбер яз килде, дип раслыйбыз. Хәзер уртача тәүлеклек һава температурасы нульдән югары. Климатик үлчәүләр буенча, бүген тәүлеклек һава температурасы -1,5 градус булырга тиеш. Чынлыкта исә күрсәткечләр нормадан 5-6 градуска югарырак», — дип нәтиҗә ясады КФУ профессоры.
Мәгълүмат: tatar-inform.tatar