Ана капиталы алырга хокукы булган гаиләләргә алдагы өч айда өстәмә түләүләр булачак

-- Alfia

Апрельдән башлап, ана капиталы алырга хокукы булган гаиләләргә алдагы өч айда 5 мең өстәп түләнә башлаячак. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин корановирус белән бәйле мөрәҗәгате вакытында әйтте.

— Балалы гаиләләргә ярдәм итәргә кирәк. Алдагы өч айда, апрельдән башлап, ана капиталы алу хокукы булганнарга, 3 яшькә кадәрге балаларның һәрберсе өчен өстәмә бишәр мең сум акча түләргә тәкъдим итәм. Мондый ярдәм балалар бакчасына йөрүче сабыйлары булган, больничныйда яки бала тәрбияләү буенча ялда булганнарга аеруча мөһим, — диде ул.

 

 

Мәгълүмат: vatantat.ru
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий