«Яраттым мин сине, әле дә яратам, яшермим. Әмма үткәннәргә кире юл юк»

-- Alfia

Ничә еллардан соң алар тагын очраштылар. Бик үзгәргән иде алар. Элеккеге егет белән кыз түгелләр иде шул. Ул вакытлар томаннар артында яшеренеп калган, ә җитди кыяфәтле ир һәм хатын хәзерге чынбарлыкның дәвамы. Бер-берсенә алар озак кына карап тордылар. Карашлары сүзсез дә аларның уйларын бер-берсенә җиткерә барды. 

– Нигә килдең инде? – дип сорый иде хатынның карашы.
– Оныталмадым сине, гафу ит! Яратам, яратам, беләсеңме? Ничә ел сине генә уйлап яшәдем.
– Соң инде, соң! – хатынның күзләреннән яшьләр тәгәрәде. – Мин синең алдыңа тезләнеп еладым, гафу үтендем… Хәтереңдәме? Ә син… «Тезләнмә! мин синең яныңа бүтән килмим!” – дидең.
– Гаеп синдә дә бар. Мин килгәнне көтмәдең, бүтән егетләр куенына керә идең, — дип үпкәсен белдерде ир.
– Син бит ярты елга югала идең. Бер генә хәбәрең дә килми , кайда йөргәнлегеңне дә белми иза чигә идем. Уенчыгың булдым бит мин синең. Уйный-уйный идең дә, азак оныта идең. Ә мин исәр…елыйм..елыйм. Сине көтәм. Иптәшләрем көлә. Аның бит тегендә дә кызы бар, син аңа кирәк түгелсең, дип, болай да яралы йөрәгемне бимазалыйлар…
– Миндә дә гаеп бар, гафу ит! – ир хатынның кулларыннан тотып ала, учларына алып үбә. Яшьлектәге хисләр урыныннан кубарылып, өскә үрмәли башлый, әмма… хатын кулларын кире ала.
– Миннән гафу сорама, ә туарга өлгермәгән сабыеңнан гафу үтен! – диде хатын. ”Җитәр инде, эндәш миңа!” – дигән сыман, ирнең күзләренә тутырып карады ул. Ир телгә килде:
– Мин гаебемне таныйм. Гафу белән генә юа алсам икән гонаһларымны! Юып булмый. Алдадым шул мин сине, алдадым, – ирнең күзләрендә яшь тамчылары күренде. – Мин сине ошаттым, яраттым. Артык шук, чая кыз идең шул. Дөнья көтә торган кешегә ошатмый идем мин сине. Миңа синең яратуың, назлавың гына кирәк иде. Ә Иркәне мин хөрмәт итеп яшәдем, яратмадым мин аны. Син күз алдыма килә идең дә, Иркәне сөясем дә килми башлый иде.
– Каты кеше син! Ник син тагын минем язмышымда очрадың? Мин сине язмышымнан сызып ташладым. Ләкин яраттым мин сине, әле дә яратам, яшермим. Әмма үткәннәргә кире юл юк. Минем язмышым икенче кеше кулында. Ул акыллы, ышанычлы, мин аңа үземә ышанган кебек ышанам. Балаларымның әтисе ул.
– Аңлыйм мин сине. Син мине кичерә алмыйсың. Беләсеңме, Иркә авырга калгач, аны ташларга җөръәт итмәдем. Аннан да акыллы, яхшы хатын булмас , дип, уйладым. Ә сиңа..баланы төшерт, дидем. Хәтта күз яшьләрең дә ярдәм итмәде. – ир хатын алдына тезләнде. – Гафу ит, зинһар, гафу ит мине. Юләр булганмын, сукыр булганмын! — ир хатынның аякларын кочаклап алды.
– Тор, кеше көлдермик! Тор, зинһар өчен!
Ә мин бит ул көнне бик яхшы хәтерлим. Син алларыма тезләнеп, гафу үтендең. Ә нигә гафу үтендең син? Синең минем алда бер гаебең дә булмаган бит. Мин генә, исәр, кеше сүзенә карап, сине алама итеп күз алдыма китердем, хисләреңне аяк астына салып тападым.
Ир аягына торып басты. Һаман да яшь чагындагы матурлыгын җуймаган, зәңгәр күзле, коңгырт чәчле, гәүдәгә озын булмаган Инсаф иде ул.
– Ничек авыр икәнен белсәң иде син, иң кадерле кешем! Соң аңладым, соң! Чын күңелемнән яраткан бердәнбер кешемне мин үзем ташладым, Үзем!
Ул кинәт кенә хатынны кочагына алды да, иреннәреннән үпте.
– Ачуланма, зинһар! Мин синең юлыңда бүтән очрамам, Әлфиям!
Инсаф китте. Үзе белән тынычлыкны да алды.
Еллар уза торды. Чәчләргә чал куна башлады. Гомер көзләренә аяк басканда алар тагын очраштылар. Инсаф та, Әлфия дә инде 3-4 ел ялгыз гомер кичерәләр иде. Җәмәгатьләре бакыйлыкка күчкәч, балалары да туган ояларын калдырып, үз юллары белән очкач, аларга тагын бер очрашу насыйп булды.
Шул ук күзләр, шул ук карашлар. Ә карашлар сүзсез дә бер-берсен аңлыйлар иде:
– Мин синең яныңнан бүтән беркая да китмим. Минем картайган көнемдә синең яныңда буласым килә! – ди иде ирнең карашы.
Ә Әлфия елмая гына… Ул аны күптән гафу иткән. Йөрәгендә саклап калган хисләрен яңадан кузгатырга әле дә соң түгел! Соң түгел!

Рамилә Абдуллина

 

Мәгълүмат: Серле дөнья

Бәйле