Фарсил Зыятдинов: «Яз ничек кенә килмәсен, ашыгырга кирәкми!»

-- Alina

Сәясәтчеләр генә түгел, бакчачылар да аптырашта бүген. Тегеләренең башларын дөньяда котырынган вируска бәйле хәлләр бутаса, алты сутый хуҗалары һава торышының кыланмышларыннан бот чабарга мәҗбүр. Соң, инде 11 мартта ук кар катламы эреп бетсен әле!

Һава температурасы көндез сигез градуска кадәр җылынгач, кайберәүләребез, болай булса, инде апрель башларында ук бакчага чыкмый булмас, дип торганда, суытып җибәрде, кар яуды. Менә хәзер синоптиклар икенче атнага 11 градуска кадәр җылы вәгъдә итә. Бакчачыга нишләргә:  яз иртә килде дип, апрельдә үк утырту эшләренә керешергәме? Без бу җәһәттән туган сорауларга ачыклык кертү өчен, язучы, һәвәскәр бакчачы Фарсил Зыятдиновка мөрәҗәгать иттек.

– Фарсил абый, язның шулай иртә килүе бакча казу-утырту эшләрен инде май башларына кадәр үк төгәлләп куярга дигәнне аңлатамы?

– Язмы бу, түгелме – беркем белми. Әйтик, менә бүген кыш (әңгәмә атна башында булды). Һава торышына бәйле хәлләрне инде 55 ел язып барам: быелгы кебек кышның да, язның да булганы юк иде әле. Әмма шуны бик төгәл әйтә алам: табигать җылы һәм суыкның балансын үзе көйли. Яз башында җылы булды, аннан суытты, апрельдә дә салкынайтачак әле. Шуңа күрә, инде туфрак өлгерде, кояш болай кыздырып торса, туфракта дым калмаска мөмкин дип, апрельдә үк яшелчәләрне ачык туфракка утыртып куюдан мәгънә юк. Бу шулай ук бәрәңгегә дә кагыла. Чөнки язның бу аенда һава температурасы вакыт-вакыт шактый ук күтәрелеп китсә дә, үсемлекләр рәхәтләнеп үсәрлек дәрәҗәдә булмый әле. Яз ничек кенә килмәсен, ашыгырга кирәкми.

– Кайчан утыртырга соң алайса?

– Суыкка чыдам суган һәм кишерне гадәттәгечә – май башларыннан 15 майга кадәр утыртып бетерергә кирәк. Алданрак утыртылса, суык вакытта, төнгә түтәлләр өстенә пленка ябып куйган очракта да, алар тиешенчә үсмәячәк. Ә инде помидор, татлы борыч кебек җылы яратучы культураларны ачык туфракка бары тик июнь башында гына күчереп утыртабыз.

– Ә хәзер нишләргә?

– Карлыганнарга, корткычлардан арындыру өчен, кайнар су бөркергә өлгермәүчеләргә тиз генә арада шушы эшне башкарырга кирәк. Әмма суны һава температурасы минуска төшкәндә генә бөркисе. Кайнар суны вак тамчылар рәвешендә сиптергеч белән бөркү әйбәт. Шулай ук лейка белән дә ярый. Урамда 1-2 градус чамасы җылы булганда да сиптерүчеләр бар. Әмма болай алар үсемлекнең үсеш нокталарына гына зыян китерә.

– Җимеш агачларына корткычларга каршы препаратларны кайчан бөркергә?

– Боларына инде 15 апрель тирәләрендә тотынырга кирәк.  Бу максатта алмагачка мочевина эремәсе (10 литр суга 2 аш кашыгы нисбәтеннән) бөркү әйбәт. Кирәкмәс ботакларын кисү, ябалдашларын формалаштыру эшен исә, агачтагы соклар хәрәкәткә килә башлаганчы, март ахыры – апрель башларында ук башкарып кую шарт.

– Карлыган, крыжовник, кура җиләге куакларын кайчанрак сирәкләү әйбәт?

–  Көзен яки иртә язда гына түгел, чәчәк атканчы сирәкләргә мөмкин. Куакларның карт, сынган, зәгыйфь ботакларын кисәләр. Биш елдан артык үсеп утырган ботаклар карт санала. Алар яшь ботакларга кояш яктысын үткәрми, гомумән, үсәргә комачаулый. Мондый ботакларны кызганмыйча кисеп ташларга кирәк. Кура җиләге үсентеләренең очын иң көчле бөрегә кадәр (10 – 15 см озынлыкта) кисәләр. Аннан инде шпалерлар сузалар. Әйтик, куаклар бер рәткә утыртылса, ике башына ике казык кагып, бау тарттыралар. Үсентеләрне шуларга бәйләп куйганда, әйбәтрәк үсә, җиләкләре дә иртәрәк пешә һәм эрерәк була. Җыярга да уңайлы. Аннан килеп, төпләрен йомшартып, ашларга онытмаска. Органик-минераль, йә булмаса катнаш ашлама куллану әйбәт. Су белән кушып сибәргә: 1 лейка суга 2-3 аш кашыгы катнаш ашлама салырга. Дым парга әйләнеп юкка чыкмасын өчен, төбен торф, черемә, агач чүбе белән мүлчәләп куйсаң, тагы да яхшырак була.

– Теплицаны әзерләргә вакыт җитте. Яшьрәк бакчачылар аны әзерләргә кирәк дип тә белми. Ә бит бу эшнең дә үз җае бар. Шуны аңлатып китмәссезме?

– Андагы туфрак та, җылы яратучы кыяр-помидор кебек яшелчәләрне утырту өчен, май башларында гына өлгерә. Укроп, сельдерей, петрушканы инде көннәр җылынуга ук –  апрель башларында утыртырга мөмкин. Әзерләүгә килгәндә, теплицаның туфрагын һәр ел саен яңартып тору әйбәт. 7 – 10 сантимер калынлыкта өске катламын алып ташлап, бераз яңа туфрак өстәп җибәрү һәм черемә кертү кирәк. 1 квадрат метр мәйданга 3-4 килограмм черемә һәм бер стакан көл сипсәгез, бик уңдырышлы туфрак килеп чыгачак. Болай мәшәкатьләнеп торырга теләмәгән ялкаурак бакчачыларга киңәшем болайрак: 10 литр суга 2 аш кашыгы мочевина салып эремә ясыйсың да туфракка шуны сибәсең (1 кв метр мәйданга 1-1,5 литр исәбеннән). 10 литр күләмендәге эремә 10 кв метр чамасы теплица мәйданын эшкәртергә җитә, дигән сүз. Мочевина эремәсе, бер яктан, туфрак өчен менә дигән ашлама булып торса, икенче яктан, андагы зарарлы корткычларны үтерә.

– Әле март ахыры гына булуга карамастан, кайберәүләрнең инде яздан утыртып калдырган суган-сарымсаклары тишелеп чыкты. Атна башындагы суык һәм кар алардан уңыш алуга өметне юкка чыгарды, дигән сүзме икән бу?

– Һава температурасы –10 градуска кадәр төшкәндә генә зыян булырга мөмкин. Белүемчә, соңгы вакыттагы суыклар хәтта төннәрен дә 7-8 градус чамасы тәшкил итте. Бу гына суганга да, сарымсакка да зыян салмый. Төнлә –10 градуска кадәр суыту көтелгәндә, түтәл өсләрен пленка белән ябып куярга кирәк. Бу шулай ук виноград үсентеләренә, роза куаклары (аларның да өстен ачтык инде), лаләләргә дә кагыла.

– Помидор, татлы борыч, баклажан, петуния чәчәкләре тәрәзә төпләребездә матур гына үсеп утыра. Ә менә кәбестә утыртырга әле иртәрәк кебек…

– Иртә түгел, нәкъ вакыты. Кәбестәне 30 мартка кадәр чәчәргә кирәк. Бигрәк тә брокколи, брюссель, пекин кебек яңарак чыккан сортларын. Июньдә ачык туфракка утырту өчен бик әйбәт өлгереп җитәчәк алар. Тишелеп, ун көн чамасы узганнан соң, беренче чын яфракларын чыгаргач, ашлап җибәрсәң, бигрәк тә әйбәт булачак.

 – Ашлау дигәннән, үсентеләрне ничегрәк һәм кайчанрак тукландыру яхшырак дип уйлыйсыз?

– Тишелеп чыккач ук ашларга ярамавын беләсездер инде: шытымнар барлыкка килгәннән соң кимендә ике-өч атна узарга тиеш. Күчереп утыртканнан соң да берникадәр вакыт узгач – үсенте, тамырланып, ныгыгач кына (моның өчен 8 – 10 көн вакыт китә) ашларга кирәк. Хәер, туфрак сыйфатлы икән, үсентеләрне тукландырып мәшәкатьләнмәскә дә мөмкин. Ник дигәндә, мондый туфракта микро- һәм макроэлементлар болай да җитәрлек. Туфрак начар булса, үсенте яфраклары вагая яки агара. Бу очракта инде аны ашламыйча булмый. Гадәттә мин үзем үсентеләрне калий гуматы белән тукландырырга яратам. Органик ашлама ул. «Энергин» дигән үсеш стимуляторын да кулланам. Үсентеләрне инде туфракка күчереп утырткач, җәй дәвамында шушы препаратлар белән, чиратлаштырып, 4-5 тапкыр ашлыйм. Бу эшне уңыш бирә башлаганчы башкарырга кирәк.

– Бакчачылар арасында минераль ашламаларга шикләнеп караучылар да бар. Бу җәһәттән сезнең фикерегез нинди?

– Ашламаның дозасын бозмаганда һәм вакытын белеп ашлаганда, бернинди дә зыяны юк. Җимешләрдә нитратлар, беләсезме, кайчан туплана? Уңыш җыеп алыр алдыннан тукландырганда. Үсенте исә минераль ашламаның барысын да «ашап» бетерә.

 

 

Мәгълүмат Ватаным Татарстан

Бәйле