Канаданың Торонто шәһәрендә коронавирус таралмауны контрольдә тоту өчен нинди чаралар күрәләр? [фото]

-- Alfia
// Татар Тудей // Татар Бүген //

Канаданың Торонто шәһәрендә коронавирустан саклану өчен ниди чаралар күрәләр? Бу хакта биредә үзенең гаиләсе белән яшәүче Римма Мухитова хәбәр итә.

«Карантин вакытында ике атна өйдә утырганнан соң, беренче тапкыр урамга чыгарга туры килде. Автобус белән бардым. Юл хакы бушлай булган. Автобуска керү  һәм чыгу арткы як ишектән генә ярый. Автобус шоферы янына килеп басмас өчен, алдагы коридорны сары бау белән уратып алганнар.

Кибетләргә керү илле кешедән артык булмасын өчен, кешеләр урамда икешәр  метр ара калдырып, сабырлык белән үз чиратларын көтеп басып торалар. Кибетләрнең эш сәгате кыскартылган.

Автобусларның салоннары эчтән юылган, дезинфекция ясалган.
Көллият, университетлар онлайн укыту системасына күчкән. Бу арада биналарның эче юылган.
Мәктәпләр өч атнага ябылган. Вирус таралмауны контрольдә тоту өчен менә шундый чаралар каралган», — ди ул.

Бәйле