Финанс пирамидасын оештыручыларны тоткарлыйлар, аларны нинди җәза көтә?

-- Лейла

Башкортстанда финанс пирамидасын оештыручыларны тоткарлаганнар, зыян 600 млн сум тәшкил иткән.

Башкортстан полициясе финанс пирамидасы төзегән һәм 600 млн сумлык 4 мең вкладчыны алдаган җинаятьчел берләшмә әгъзаларын тоткарлаган. Аларга карата «мошенниклык” һәм «җинаятьчел берләшмә оештыру яки анда катнашу» маддәләре буенча җинаять эше кузгатылган.

Хәзерге вакытта шикләнелүчеләр сак астына алына, дип хәбәр итә эчке эшләр министрлыгы. Элегрәк Казанда Донецкидан 41 яшьлек икътисадчы Дмитрий Русановка каршы җинаять эше буенча суд процессы башланды, ул финанс пирамидасы оештырган.

Фото: “Реальное время”

Чыганак : “Реальное время”

Бәйле