Казанда апрель аенда һава торышы нинди булыр?

-- Alfia

 Казанда узып баручы март аенда җылылык буенча берничә рекорд куелды. Әлеге ай 145 ел дәвамында алып барылган метеокүзәтүләр тарихында иң җылысы булды. Казан федераль университеты Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.

«Мартта уртача температура +2,6 градус (норма буенча ул -4,5 градус булырга тиеш) тәшкил итте. Аномалия 6-7 градуска җитте, март метеокүзәтүләр тарихында иң җылы ай булды. Кар бер ай алдан эри башлады, бүгенге көндә ул ерганакларда гына калды. Климатик үлчәүләр буенча, тәүлеклек уртача температура аша күчеш, гадәттә, 30-31 мартка туры килә. Ягъни ул күчеш бүген булырга тиеш иде», — дип хәбәр итте Переведенцев.

Рәсми мәгълүматлардан күренгәнчә, Казанда апрель аенда температура һәм явым-төшем нормага туры киләчәк. Әмма альтернатив фаразлар да бар. Аларның авторлары җылы аномалия беркая да китмәячәк, дип саный.

 

Мәгълүмат: tatar-inform.tatar

Бәйле