Шикәр чирен ничек туктатырга?

-- Alina

Калифорния университеты тикшерүчеләре Кытай коллегалары белән берлектә зур сынаулар үткәргән һәм картлыкны чигендерү, шулай ук шикәр диабетын туктату серен ачыклаган.

Галимнәр организмдагы  хроник ялкынсынуга карата иммун реакциясен “күзәтүче” аксымнар комплексын ачыклаган. Белгечләр фикеренчә, әгәр шул комплексны “сүндерсәң”, адәм баласының организмы бик әкрен картая башлаячак. Моннан тыш, бу шартларда яман шеш, шикәр диабеты, Альцгеймер һәм Паркинсон чирләренә дә чик куелачак.

Бүгенге көндә медиклар әлеге аксымнар комплексын “сүндерергә” сәләтле дару эзли.

 

 

Мәгълүмат Өмет газетасы

Бәйле