- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- Viber
- Skype
- Telegram
Артистларыбыз төрле социаль челтәрләрдә онлайн концертлар куеп, тамашачыларын сөендерәләр. Шушындый концертны инде Салават Фәтхетдинов, Ришат Төхвәтуллин, Фирдүс Тямаев, Илназ Сафиуллиннар оештырды. Илсөя Бәдретдинованы да тамашачылары эзли икән.
” – Бу көннәрдэ миңа бик күпләр “нишләп син онлайн концерт куймыйсың?”, “нигә туры эфирга чыкмыйсың?”,- дип язалар.
Мин тешемә һәм аягыма операция ясаттым, дуслар . Җырлау түгел сөйләшүем дә чамалы әлегә… Аксак-туксак елмаеп кына йөрим… Менә җайланып бетим генэ әлеее…” – дип җавап биргән Илсөя ханым үзенең инстаграмында.
Татар Тудей коллективы аңа, тизрәк савыгып, яраткан тамашачыларын үзенең җырлары белән сөендерүен теләп кала.
Мәгълүмат Илсөя Бәдретдинованың инстаграмыннан алынды