Үзизоляция чорында кунакка йөрү башларына җитә язган

-- Alina

Машина йөртү хохукы булмаган водитель берьюлы өч җәяүлене бәрдерә һәм качып китә. Төбәк дәүләт автоинспекциясе мәгълүматларына караганда, узган төнне Башкортстанның Чакмагыш районында билгесез зат Пушкин урамында берьюлы өч җәяүлене бәрдергән һәм качып киткән.

Бәрдерү нәтиҗәсендә 33 яшьлек ир һәм аның 30 яшьлек хатынын хастаханәгә салганнар. Икесе дә җирле ханым янында кунакта булганнар. Хуҗабикә аларны урамга  озата чыга, нәкъ шул вакытта аларны машина  бәрдереп китә.

Соңрак, ВАЗ-2115 руле артында 35 яшьлек авыл кешесе булуы ачыклана. Элегрәк ир исерек килеш йөргән өчен машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән булган  инде. Аны ЮХХДИ хезмәткәрләре тапканда, ул исерек хәлдә өендә утырган.

 

 

Мәгълүмат Өмет газетасы

Бәйле