«Беренче стаканны син эчсәң, калганнары — сине йота»

Хатын-кызга ошаган тагын бер сыйфаты бар иде аның: эшне, хатынныкы-ирнекенә бүлеп тормыйча, җимертеп эшли иде. Ялларда иртә белән чыгып ак карда келәмнәр кагып, җәй җитсә шуларны юып йөргән, “общий” кухняда ашарга пешергән, кер юган иргә хатын-кыз заты сокланып карый иде. Ир-атлар арасында да аны сиздереп, ачыктан-ачык өнәмәгән кеше булмады, аралашырга яратуы, җор сүзле булуы аркасында һәр компаниянең уртасында иде Артем. Кызлары Илүсә, аның артыннан ук уллары Артур туды. Бәхет кошын тоткан әти атлап түгел, очып йөри иде! Әле бала чүпрәк­ләрен юа, әле үтүкли, нәниләренең берсен күтәреп, берсен җи­тәкләп, тышка йөрергә чыгып китә. Кыскасы, карап торырга күңелле иде бу парга. Әмма… Әмма гаилә­нең киләчәге челпә­рәмә килде. Барысына да аракы гаепле иде.

Эчкечелек геннар буенча бирелә, диюләре дөрестер. Илүзәнең әнисе — Фәгыйлә ападан иренең бик каты эчүе турында сөйләгәнен ишеткәнем бар иде. Шул Фәрит абыйның аракыга бирелгән­леге күчкәндерме, Илүзә эчә башлады. Барысы да сырадан башланды. Дүртенче катта ялгызы яшәүче Ирина сыра күтәреп Илүзә янына еш керә башлады. Балалар мәктәптә, Артем эштә чакта бу икәүнең иртә белән күңел ачулары ешайды. Ки­беттә сменалап эшләгән Илүзәнең хәтта исереп берничә тапкыр эшкә чыкмый калган чаклары да булгалады. Укудан кайтуларына исерек әниләренә тап булган балалар, куркышып, дәү әниләре Фәгый-ләгә сыенды. Фәгыйлә апаның йөрәге ут булып янды. Ул үзенең өч бүлмәле фатирын бүлеп, балаларга ике бүлмәле фатир алган иде, тормыш җайлана дип сөе­неп йөргән чагы… Акчаның да иң кирәк мәле иде, әмма салмыш чаклары көн аралаш була башлаган Илүзәне эштән чыгардылар. Фәгыйлә апаның юньлерәк җиһазлары кызы белән кияве фатирына күчеп бетте. Артем гаиләне тартырга тырышты, әмма бу кыргый туксанынчы еллар иде, күп җирдә хезмәт хакын да түләми­ләр. Фәгыйлә апа, балаларга терәк булыйм дип, авылдагы йортларына кайтып (ире үлгән иде), хуҗалыкны тергезеп җибәрде, каз-үрдәк, тавык асрады, бакча утыртты, кәҗә сатып алды. Җитмешне куып барган хатын, әлбәттә, балаларның ярдәменә дә өмет иткән иде, тик булышырга кайтучы булмады. Илүзә начар кәсебенә ныклап тотынды. Көтеп алган ике бүлмәле фатирда шат тавышлар, көлү ишетелмәде дә диярлек — гел исерек җырлар, тавыш-гауга гына иде анда. Балаларга игътибар бөтенләй бетте.. Өстәл сугып йодрык төя белмәгән Артем хатынын үгетләп тә, оялтып та, ялварып та карады. Тик тегесе аңына килмәде, ахыр чиктә Илүзәгә әзрәк төшсен дип, Артем үзе эчә башлады.
…Кичләтеп кенә эштән кайтканда, безнең капкадан чыгып килгән Артур белән очрашкач, аптырап калдым. Ул, күтәрелеп карамыйча, кыенсынып кына исәнләште дә ашыгып китеп тә барды.
— Магнитофон алып килгән сатарга, кирәге булмаса да алып калдым инде, акчасы юктыр, — диде иптәшем иске генә бер магнитофонга ымлап. “Каян алды икән, машиналары юк бит”, — диештек без. Әллә… әллә урлаша микән? Безнең шикләнүләр чын булып чыкты, алтынчы-җиденчедә укыган малай төрле тимер-томыр, машина кирәк-ярагы тотып капкадан еш керә башлады. Ирем дә, мин дә аны акылга утыртырга тырышып, тәрбияләп маташтык, бу начар юлның упкынга китәрәчәген аңлатырга тырыштык. Әмма малайга яшәргә кирәк иде: ашарга, киенергә, апасын карарга. Бер сектага эләккән Илүсәне йолып алып калырга тырышып йөргәне дә хәтердә. Анысыннан котылдык, үзенең кемгәдер кирәклеген тойган сабый бик еш килә башлаган иде безгә, мәктәптән турыга кайткан чаклары да еш иде. “Бу тирәдә булдым да, кердем менә сезгә”, — дияр иде. Беләбез инде, безнең тирәдә ул берничек тә була алмый, без инде үз йортыбызга күчкән идек, шәһәрдән йөрүе дә ерак. Котсыз өйгә кайтасы килмичә, бездә утыруы булгандыр инде, бичараның. Илүсәнең чыгарылыш кичәсенә минем гардеробтан күлмәк сайлаган да истә. “Стойка” якалы, озын ак күлмәкне кош тоткандай шатланып алып кайтып китте ул. Сабый! Ни әтисе, ни әнисе белми калды аның имтихан биреп, мәктәпне тәмамлаганын — тирән “запой”­далар иде…
Фәгыйлә апага мең рәхмәт, Илүсәне медицина көллиятенә укырга кертеп, пенсиясенә укытып чыгарды. Әмма Артурны саклый алмады. Аның токсикоманнар белән бәйләнүе наркотикларга алып килде. Урлашып тотылып, өч ел утырып чыкты. Әти-әнине бу да айнытмады, мескен Фәгыйлә апа гына төрмә юлын таптады, үзе ашамаса ашамады, оныгына тәмәке, ул яраткан кәнфитләрне илтте. Кайткан чагында тәмам күзләрендә нур сүнеп, тормышка яме калмаган иде инде Артурның. Ә бит нинди матур бала иде! Әтисе кебек, китапларны су кебек йота, башлангыч сыйныфларда яхшы укый иде. Китаплар сатуда юк чакта да Артем аларны почта аша яздырып ала, укый иде. Чит ил язучыларының бик күп ят әсәр­ләрен мин аңардан алып укыдым. Беренче стаканны син эчсәң, калганнары — сине йота, дип юкка гына әйтмиләр. Исерек компания­ләрнең берсендә сугышып, бер ирне пычак белән кадап үтерделәр. Бу җинаятьтә төп гаепле Артем булып чыкты, аны сигез елга иркеннән мәхрүм иттеләр. “Бер нәрсә белмим, йоклый идем, ми­ли­цияләр килгәч кенә уяттылар мине. Гаепле кеше кем булгандыр, әмма барысын да миңа яктылар, адвокатка акча юк иде”, — дип сөйләде ул чыккач.
Илүзәгә инфаркт булды, инвалид коляскасына торып калды. Бу хәлләрдән соң бер кереп хәлен белеп чыктык, сөй-ләшкәнен аңларлык түгел иде. Әмма чире дә аны аракыдан аера алмады, юньләп кашык та тота алмаса да, стаканны авызына китерә иде Илүзә. Кем генә хәл бе-лергә кермәсен, аракыга чыгып керүлә­рен сорый. Фәгыйлә апа боларны күтәрә алмады, йөрәге чыдамады, китеп барды…
Илүсә кияүгә чыкты. Әмма “алкаш баласы” дип, улларына Илүсәгә өйләнергә рөхсәт итмәгән ата-ана аларга яшәргә ирек бирмәде, бер яшьлек кызын күтәреп тулай торакка кайтты Илүсә.
Төрмәдән чыккан Артур, наркотик кулланып, тәмам сәламәтлеген бетерде. Бер очратканда Илүсә аны дәваханәгә алып килгән иде. “Төннәр буе йоклый алмый, эче яна, менә табибларга күрсәтеп карарга иде”, — диде ул. Апасы дөньяда калган бердәнбер якын кешесе — энесе өчен борчыла иде. Табибларның ни дигәннәрен белмим, әмма берничә көннән интернет челтәрендә, телевидениедә, гәзитләрдә 24 яшьлек егетнең югалуы турына игъланнар чыкты. Бу — Артур иде. Эзләүче — Илүсә. Волонтерлар да, полиция дә бик озак эзләде аны. Әллә унынчы көнгә генә урманда агач төбеннән таптылар. Март азагы иде, төннәрнең салкын чагы. Артур киемен салып, агач төбенә утырган килеш катып калган иде. Авыртуына чыдый алмыйча, киләчәк тормышында бернинди яктылык та күрмәгән егетнең аңлы рәвештә бу адымга баруы иде…
Артурны җирләргә бара алмадым. Югыйсә, әнисенең, иренең, улының башына җиткән Илүзәнең күзенә бер карыйсы килгән иде. Үкенү күрәсе килгән иде. “Эчмәгез, зинһар, мин эчеп бөтен гаиләмнең тормышын челпәрәмә китердем. Якыннарымны гүргә илтеп тыктым!” — дигәнен ишетәсем килгән иде.
Ишетер иде микән? Юктыр… Илүзә, улыннан калып, берничә ел яшәде. Илүсә көн саен килеп аны ашатып-тәрбияләп торды. Ашарга күтәреп килгән чагында, эчкече компаниягә тап булып, салмыш әнисе белән тиргәшкән чаклары да еш булды. Фәгыйлә апа кебек ныклы характерлы, киң күңелле булып үсте Илүсә, никадәр начарлык күрсәтсә дә, Илүзәне ташламады. Әнисе янына яшәргә күчмәде, эшкә керде, тулай торагын сатып, ипотекага фатир алды.
Әтиләре төрмәдән чыгарга ярты ел кала, әниләрен җирләде Илүсә. Артем кайтып, кызына бер ярдәм дә күрсәтә алмады. Аны беркайда да эшкә алмадылар, шабашкаларга йөреп, фатирга түләрлек кенә акча юнәтә иде. Сәламәтлеге бетеп, туберкулез эләктереп чыккан иде ул, шул чир аны дүрт ел дигәндә алып та китте…
Менә шулай итеп, әни кешенең эчүе аркасында гаилә үләт кыргандай, юкка чыкты.
…Мин гел әни кеше үлсә, аның фә­реш­тәгә әйләнеп, теге дөньядан да балаларын саклап, курчалап торуына ышана идем. Илүзә — бу фикерне инкярь иткән беренче кеше. Бу дөньяда да балаларын карый алмыйча, аларны үз куллары белән упкынга этәргән ана кешенең теге дөнья­дан аларга ярдәм итеп торуына, ничектер, ышанмыйм…

 

Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА.
Чыганак: pixabay

Бәйле