«Кулны кулга тоту түгел сөю…»

Бер береңә карау түгел сөю…
Икәүләшеп бер якка багу…
Тормыш елгасында пар көймәдәй,
Чоңгылларга төшмичә агу.

Кулны кулга тоту түгел сөю…
Яшәү йөген бергә күтәрү,
Күтәреп тә булмаганда йөкне,
Аз булса да алга этәрү…

Тормыш та бит гел төче сүз түгел,
Чыга кайчак тозы-борычы;
Шул чагында чәчкә булсын хатын,
Ирләр исә – сабыр корычы…

Кайгы килсә — аны бүлү кирәк,
Бер кешегә кала ул ярты;
Шатлык килсә, ике итү кирәк,
Хәерлегә булсын дип арты…

Бер карасаң гади бит ул тормыш…
Бер карасаң — була катлаулы.
Күп сорамый сөю… Тели бары,
Икең бергә алга атлауны.

Бер береңә карашудан гына,
Күңелләрдә сөю бит артмый;
Тәгәрәми тормыш тәгәрмәче,
Арбаларын бергәләп тартмый…


Мәүлит Шакиров

Чыганак: pixabay

Бәйле