Ярты сәгатькә кибеткә генә чыгып керде бит, югыйсә. Кайтуына тагын тәмам үзәкләренә үткән, җен ачуын чыгарган күренеш: коляскадагы оныгы астына йомышлаган, өс-башына буяп бетергән.
-Я, Ходай, күпме иза чигәрмен синең белән? Нигә миңа гына мондый сынаулар? Иртәгәдән әниеңә шалтыратам, кайтарга кушам, түзәр әмәлем калмады, — дип Рима, пәлтәсе белән сумкасын идән почмагына бәрде дә, оныгын ваннага алып кереп китте. Тумыштан гарип бала аның саен ныграк ыңгырашты, ниндидер авазлар чыгарды. Көләме ул, елыймы, анысын аңлавы авыр иде. Фәкать тугыз яшьлек Камилланың күңел хәләтен аңларга теләүче беркайчан да булмады диярлек.
Юындырып, өс-башын алмаштырып, тынычландыра торган дару эчереп, оныгы йоклап киткәч, Рима ишек төбенә бәргән сумкасын алып, кухняга узды. Тавыш-тын чыгармыйм, дип, ашарга пешермәскә булды. Болконга чыкты. Яз уртасы. Тып-тып тамчылар тама, әйтерсең дә язгы симфония. Һавадагы хуш истән башың әйләнерлек: анда яңа гына бүртә башлаган бөре, туфрак, әле генә пешкән икмәк исе дә килеп калган кебек. Гөрләвекләр ашыга, алга омтыла. Тәү тапкыр булса кирәк, резин итекләр киеп чыккан бала-чага шул гөрләвекләрне куа, аларны я «буып» тора, я көймә йөздерә. Бик тә, бик тә бәхетле алар. Әйе, яз иртә килде быел. Моны апрель башы белән туган якларын сагынып кайткан сыерчыклар да дәлилли. Рима баш очындагы карт каенны шәйләп калды. Күр әле, бу яшкелт-кара сыерчык кичә генә ялгыз иде, ә бүгенгә парын тапкан да. Әнә ничек икәүләшеп иске генә умартаны тазарталар. Күп тә тормый бала да чыгарырлар.
Рима белән Азатның да шул сыерчыклардай сайрашып яшәгән чаклары бар иде. Их, үткән гомер, аккан сулар…
Тулай торакта иптәшләре белән Риманың 20 яшен шау-гөр килеп уздырдылар да, иртәгәсен иптәш кызына кунакка кайтып киттеләр. Рима белән Ләйлә беренче курстан ук дуслашып, бер бүлмәдә тордылар. Рима ерак районнарның берсеннән иде. Шуңа да туган авылына бик сирәк кайтты. Ә Ләйлә, киресенчә, Уфадан бер сәгатьлек кенә юл һәм аның авылы. Ул атна саен кайтып йөри диярлек. Римага Ләйлә бик кулай булды. Атна саен тәм-том килеп тора, мунчага да аларга кайталар. Өстәвенә иптәше яхшы да укый. Римага контроль эшләрне күчертеп, рефератлар язышып, иптәш кызын да үзе артыннан сөйрәде. Рима бик кыю, сүзгә үткер иде. Акчага коенмаса да, модалы киенергә тырышты, аның һәрвакыт тырнаклары буяулы, битендә макияж булыр иде. Ләйлә аның менә шул чаялыгын яратты. Беренче тапкыр кафега чыгу да, сыра тәмләп карау да Рима белән булды. Ләкин Ләйлә чаманы оныта торган кыз түгел иде. Вакытында «юк» дия белде ул. Егетләргә дә аның исе китмәде. Вәгъдә биреп калган сөйгәне Азаты бар аның. Күп тә тормас, сөйгәне кайтып та җитәр. Ул – моряк, Мурманск өлкәсендә хезмәт итә. Аның кайтуын Ләйлә көнләп түгел, сәгатьләп саный. Тулай торакка килгән сагынычлы солдат хатларын Рима белән алар бергә укый, фотоларны бергә карый. Шул чакта Рима:
-Ләйлә, егетең чибәр, бер кашык су белән йотарлык, әмма мин авыл егетәнә кияүгә чыкмаячакмын, — ди иде. – Болай да «авыл» дигән мөхер маңгайга чәпәлгән. Шәһәрне каерырга кирәк. Авылдан чыгып киттем инде, башкача анда кайтмыйм. Авылда нәрсә, сыер, тирес, бакча һәм лыстыр бер халат. Яшәмәс борын картаеп, исерек ир колы булып ятасым килми. Шәһәр бит ул үзе бер аерым дөнья: монда күпме мөмкинлек, байлар, күңел ачу чаралары, эш тә буа буарлык. Кулдагы лотерея бит ул Уфа. Ычкыныдырыр башым юк!
Әмма Риманың бу сүзләренә Ләйлә көлеп кенә карый. Ни эшләтәсең, төрле кеше була. Рима да күпмедер дәрәҗәдә хаклы.
Яңа елга өч көн кала Азат кайтып җитте. Перронда аны Ләйлә белән Рима каршы алды. Тазарган, болай да озын Азат тагын да үсеп киткәндәй булган. Ә формасы аңа ничек килешле! Ләйлә сөйгәненең кочагына атылды. Кайнар сулыш, кайнар иреннәр… Саф мәхәббәткә тап төшерми, сынауны лаеклы үтте бу икәү. Тамак кырган Рима аларны күктән җиргә төшерде. Ләйлә таныштырганчы:
-Привет, мин Рима булам, Ләйләнең курсташ дусты, — дип елмаеп кулын сузды. Өчәүләшеп порхылдап көлеп җибәрделәр.
Инде авылга икәү түгел, өчәү кайта башлады алар. Сирәк-мирәк кенә кайткан Рима инде атна саен иярде. Азатны бу хәл ялкыта башлады.
-Клубка өчәү чык, капка төбендә өчәү тор, болай булмый, Ләйлә. Сиңа кыен булса, Римага үзем җиткерәм. Я кайтмасын, кайта икән, бездән читтә йөрсен. Инде миннән егетләр көлә башлады. Кичә Айдар да : «Азат, икәү күп булмыймы ул, берсен миңа бирер идең», — дип мыскыллап китте.
-Азат, ачуланма инде, мин аның белән җайлап үзем сөйләшермен. Аңламый торган кыз түгел. Ул бит беренче курстан ук безнең авылга кайтып йөрде. Әти-әни дә аны яратты, — дип Ләйлә Азатны тынычландыры.
Ә Рима бу икәүгә чынлап та бет кебек ябеште. Ләйләгәме, Азаткамы? Монысын инде Ләйлә дә соңгы арада шәйли башлаган иде. Уфага эшкә урнашкан Азат янына гына яшәргә китәсе иде дә бит. Өйләнешми, килешмәс дип таптылар. Өйләнешерләр иде, бер ел үтми ярамый диделәр. Дүрт ай элек кенә Азатның абыйсы Данил өйләнде. Менә шулай, әллә дөрес, әллә юк ырымга ышанып торып калдылар.
Ничек итсә итте, Рима җәйге каникулга да Азатлар авылына кайтты. Янәсе, практикага. Балалар баксчасына кызларны сөенеп кабул иттеләр. Печән, җиләк-җимеш чоры. Кылны кырыкка ярыр чак. Тәрбиячеләр сөенеп отпускка китте. Рима бер әбигә йортка урнашты. Көн-таң туса әле бу, әле теге сәбәп табып, кыска гына шортик, ачык футболкаларын киеп, болганып Азатларга кергәли торган булды. Менә бүген дә көтү кайткач матур сарафанын киде дә, хушбуй сибеп Азатларга юнәлде. Аның әти-әнисенең шәһәргә кунакка киткәнен белде ул.
-Азат, сәлам, тагын кердем инде, ачуланма. Ни эшлим соң, үзем өчен түгел бит, әби йөртә. Монысында баз ишеге килеп төште, шуны гына рәтләп куймассың микән, — дип аның янында орчык кебек бөтерелде. –Үзем кагып куям дип бармагымны да имгәттем, кара әле, — дип яралы бармагын сузып, Азатка терәлеп үк басты. Шулара Римага аракы исе килеп бәрелде. Аулак өй форсатыннан Азатның бераз төшерүе Римага файдага гына иде.
-Мин хәзер, Азат,- дип чыгып йөгерде һәм күп тә үтми бер ярты тотып килеп тә керде. Әйтерсең, хуҗабикә. Керә керешли ишекне элдереп, тәрзә пәрдәләрен тартып узды. Стенкадан ике рюмка алып, итәген мөмкин кадәр ныграк күтәреп сөрткән булды.
-Ах син, кәнтәй, тәмам башны әйләндердең бит. Ләйлә сизеп калса, беләсеңме ни буласын? — дип Азат ачуланган булды. Рима аның саен ныграк кочагына сыенды. Ләйлә ул кичне күпме генә көтсә дә, Азаты килмәде.
Бер үк вакытта Рима да, Ләйлә дә авырга узды. Ләкин Азат моның берсен генә белә иде. Иртәгәсен иртән егет ни кылганын аңлады. Соң, бик соң иде. Эш эшләнгән. Кыз баланы мәсхәрәләп, ташлап кую Кәбировларның нәселендә булган эш түгел. Ничек итсә иттеләр, Самат абый белән Разия апа улларын күндерде. Туйны алар Рима теләгәнчә Уфаның бер ресторанында уздырды.
Бу хурлыкны ничек күтәрергә белмәгән Ләйлә башта баласыннан котылырга теләде. Дәваханәгә барса, исеме чыга. Шуңа ул яшертен генә эллекке ысулларны кулланып карады. Эссе итеп мунчада да чабынды, ниндидер үләннәр дә кайнатып эчеп карады, азбар түбәсеннән дә сикереп төште. Туасы җан булгач, ни кыласың?! Күренә-беленә башлаганчы дип, әти-әнисе белән киңәшләшеп, Ләйлә туганнары яшәгән Краснодар ягына чыгап китте. Таһир абыйсы белән Вера җиңгәсе аны үз баласыдай кабул итеп, йөклелеккә зыян килмәслек җиңел эшкә урнаштырдылар. Вера җиңгәсе аны витаминнар, җиләк-җимешләрдән өзмәде. Ләйлә дә йөрәк астында тибешкән җан өчен яшәргә тырышты. Моның өчен бер курс психологка да йөреп алырга кирәк булды. Аның киңәшенә таянып, Ләйлә үткәне түгел, бүгенгесе һәм киләчәге белән яши башлады.
Азат белән Рима да үз оясын корды. Моны шулай дип әйтеп булса. Гаилә башлыгы үзен мәңге чыга алмаслык томан арасында кебек хис итте. Әллә яшәде, әллә яшәмәде. Нәфрәт, ачу, үпкә, үкенү хисләре өерәмсендә кайнады ул. Риманы күрмәс өчен ике эшкә урнашты. Ике-өч тәүлеккә берәр тапкыр гына кайтып ураган чаклары күп булды. Бу хәл, билгеле, Римага ошамады. Кайткан арада тавыш-гауга, күз яшьләре. Азат хатынына бер генә тапкыр да кул күтәрмәде, артык тиргәшергә дә курка иде. Туачак баласы өчен тешен кысып түзде.
Ике сабый дөньяга бер үк көнне аваз салды. Дөресрәге Ләйлә төнлә бәбиләде – тупылдап торган малай тапты. Риманы көндез операциягә алып керделәр. Соңгы аенда аның кан басымы югары булды. Гел әрләшү, канәгатьсезлек, кире эмоцияләр үзен сиздерде. Бу буранлы гыйнвар ахыры иде. Кызын өченче тәүлектә генә бирделәр. Шундый кечкенә, үзе кебек кап-кара, бөдрә чәчле иде. Бик озак текәлеп карап ята торгач авызы Азатныкына ошавын шәйләп калды. Шул ук көнне Азат гаиләсе янына килде. Бик шат иде ул. Ир бераз тынычланып калгандай булган.
-Кызыбызга, нинди исем кушабыз соң, Рима, — дип сорагач:
-Азалия, җаным. Азалия Азатовна ничек матур ишетелә, -дип телефонына җавап язып җибәрде.
Бала ир белән хатынның арасын бераз якынайтты, җылытты, Азат өчен шомлы булып тоелган бер төнгә кадәр.
Ул төнне Азат Ләйләне төшендә күрде. Ләйлә генә түгел тагын бер малай белән дә саташты. Имеш Ләйлә бер, бала икенче бүлмәдә елап яталар. Ул коридорда басып тора, кайсына барырга да белми. Икесе дә аны дәшә. «Ләйлә-ә!» дип кычкырып, шыбыр тиргә батып уянып китте ул. Моны, әлбәттә, Рима да ишетми калмады. Ни булды бу, Ләйлә аны әллә чынлап чакырамы? Нинди бала бу? Азат бик озак уйланды. «Әле дә оныта алмыйсың, азгын. Үз хатының, үз балаң бар әле дә яшьлек чуалуы булган Ләйләне уйлыйсың. Күптән кияүдә. Башка белән бәхетле синең Ләйләң», дип тиргәгән Риманы да ишетмәде. Икенче төнне дә шул ук төшне күргәч, Азат тәмам уйга батты. Күңеле аны кайдадыр чакырды, тартты. Тик кайда? Нигә? Шунысы көн кебек ачык: ул әле дә Ләйләне ярата.
Кешеләрне ниндидер җепләр бәйли дию дөрестер ул. Югыйсә, шул вакытта Ләйләнең Булаты авырып китеп реанимациядә ятуын һәм бу хәл Азатка төш булып керүен ничек аңлатырсың?
Азат кызының 20 яшенә Сочига юллама бүләк итте. Дөресрәге Азалия әтисен күндерде. Бай кызлары белән дус иде шул. Алар ел саен ил гизеп кайта. Ул гына ала каргадай торып кала. Менә ул хыялланган бәхет кошы кулда. Өч-дүрт көн эчендә әзерләнеп, иптәш кызлары белән диңгезгә очты Азалия.
Сочи, Сочи! Яшьлекнең үзе кебек кайнар, җитез, якты, шау-шылы син. Үз бәхетенә үзе ышанмый Азалия ут бөрчәседәй бөтерелде. Әле монда, әле тегендә сугылды. Аны тыеп торып булмый иде. Андыйлар игътибарны тиз җәлеп итә. Әнә ачык һавадагы кафеда утырган егеткәй кызны күзли дә иде. Моны Азалия дә шәйләп калды. Ике көн үтүгә алар җан дуска әйләнде. Ә өченче төнне Азалия аны кунакка чакырды. Кызыкай бик тиз аның башын әйләндерде. Әйләндермәслек түгел иде шул. Кунакханә номерында Булат әтисенең хатасын кабатлады. Яхшы укыган студентлар исемлегендә юллама белән бүләкләнгән Булат иртәгәсен кайтыр юлга чыкты. Азалия аны, ай күрде – кояш алды дигәндәй, җиңел генә озатып калды.
-И, шундый, тыйнакларны яратам да инде. Алар белән ни телисең, шуны эшләп була. Марионетка Булат, — дип үз үзе белән бик канәгать булып әйтеп куйды Азалия.
-Кара син аны, уеннан уймак чыгарма. Адресын сорадыңмы соң. Андый-мондый хәл булса, ничек эзләп табарсың?
-Адресны дәфтәр читенә яза торган замана түгел. Моның өчен интернет бар. Икенчедән, нинди ялгышлык турында сөйлисез? Әле баштан ир, бала карап ятарга теләмим. Ирекле булу – менә кайда чын бәхет. Мин менә бу ак дөньяны, дөнья мине ярата. Кызлар күп сөйләшә башладыгыз, әйдәгез диңгезгә.
Азалия суга чумды, аның артыннан иптәшләре иярде. Булат һәм Азалия бер әти балалары икәнен белмиләр иде, әлегә.
-Юк, әни, кирәкми миңа бала, тапмыйм мин аны, -дип үртәлде Азалия.
-Соң аны баштарак уйлыйлар иде. Юләр бала, син бит аның кем икәнен дә белмисең. Ничек эзләп табабыз? Тапсак та кирәкме аңа син? Мондый хурлыкны ничек күтәрербез? Оятсыз
-Синме оят турында сөйләргә тиеш, әни? Үзеңне бел!
-Азалия, син нәрсә сөйлисең ул?
-Мин күптән балалыктан чыктым инде. Барысын да беләм. Ләйлә апаны бәхетсез иткән — син! Кеше бәхетенә кул сузган — син!
-Ка-каян беләсең боларны?!
-Әти сөйләде. Хәтереңдәме, әтиемнең туган көнендә сез каты гына әрләшеп киттегез. Ул чыгып китте һәм эчеп кайтты. Син йокладың, ә ул төнне әти миңа барын да сөйләде. Беләсең килсә, сине яратмый ул, минем өчен генә тора. Аның гомерлек мәхәббәте Ләйлә апа.
Азалия ул төнне өендә кунмады. Азат та төнге сменада иде. Уй һәм ялгызлык. Нинди куркыныч сүзләр. Әммә нәкъ менә уйларын тәртипкә китерер өчен ялгыз булу кирәк иде Римага. Әле дә Ләйләне ярата дидеме әле кызы? Дөресен әйтте, аны Рима үзе дә сизеп, белеп яшәде. Бәхетле булдымы ул Азат белән? Аның белән үткән еллар гаилә бәхетенә тиң булдымы?
Абортка соң иде инде. Кайда гына барма, табиблар баш тарттылар. Азалия гарип бала тапты. Табигать кануны буенча ул шулай булырга тиеш иде дә. Азалия Камилласыннан баш тартты, бәби табу йортында калдырып чыгып китте. Ә иртәгәсен аны Рима барып алды. Нинди генә булса да, оныгы бит. Азалия укуын дәвам итмәде. Мәскәү өлкәсенә эшкә чыгып китте. Сирәк-мирәк кенә булса да кайтып йөрде. Күчтәнәчләр алып кайткан булды, әмма әни тойгысы күңелендә уянмады. Өйдә гел салкынлык хөкем сөрде: мәңге уйчан Азат, гел зарланучы Рима һәм гарип онык. Янә ярты елдан Азат эшсез калгач, хәлләр һәм мөнәсәбәтләр тагын да кискенләште. Ничек тә, кайда булса да эш табарга кирәк иде аңа. Эш бит акча чыганагы гына түгел, төп юаныч булды иргә. Төрле сайтларда озак казынгач, һөнәре буенча таләп ителгән игъланга юлыкты. Тиз көннәрдә әзерләнеп, Азат эшкә юлланды. Аны җылы Краснодар крае көтеп тора иде.
Әйе, дөрес әйтәләр, урланган бәхет – бәхет түгел… Ул синең гөнаһың, кабәхәтлегең һәм кемнеңдер күз яшьләре.
Әлфия СӘЛИМГӘРӘЕВА.