«Алга таба ничек яшәргә?» — медицина хезмәткәрләрен авыр хәлгә куялар

-- Alina
// Татар Тудей // Татар Бүген //

11 апрель РКБ медицина хезмәткәре үзенең Инстагарамында шәфкать туташларының хезмәт хакларын киметүләре турында хәбәр итә. Көн-төн тир түгеп эшләп, үзләренең сәламәтлекләрен куркыныч астына куючыларга хезмәт хакларын күтәрер урынга, киресенчә азрак түли башлаганнар.

«Бүген хезмәт хакын аласы көн. Хәзмәттәшләремнең кәефләре төрле… Кемдер көлә, кемдер елый…

Бөтен бүлеккә бер үзе генә эшли торган пост шәфкать туташы аена 13 мең сум алды. Ә бит ул бер үзе күпме эш эшли. Бу ничек була соң инде? Бөтен массакүләм мәгълүмат чаралары медицина хезмәткәрләренә хезмәт хакларын күтәрәләр дип хәбәр итәләр. Әйе, окладны күтәрделәр, әмма өстәмә түләүләрне киметтеләр. Шуңа күрә без хәзер азрак акча алабыз! Коронавирус белән көрәшү өчен бик күп акча бүленеп бирелгән диләр. Әмма бу акчаларны безнең хезмәт хакыбыздан алалардыр төсле. Әйе, бөтен табиблар да госпитальләрдә эшләми, әмма без дә, үзебезнең сәламәтлегебезне куркыныч астына куеп, авырулар янында «бөтереләбез». Ничек болай яшәргә? Нигә алдынгы сафларда эшләүчеләрне ялганнарга? Алга таба ничек яшәргә? Без бит эшебездән китәчәкбез генә…» дип, яза РКБда эшләүче Веронина Элина.

View this post on Instagram

😱😱УКЫГЫЗ‼️БЕЗНЕ ДӘҮЛӘТКӘ, ТАТАРСТАН ҖИТӘКЧЕЛЕГЕНӘ КАРШЫ ЭШЛИ ДИП УЙЛАМАГЫЗ! Ә БИТ ЧЫНЛЫКТА БҮГЕН ДӘҮЛӘТ, ТАТАРСТАН ҖИТӘКЧЕЛЕГЕ ҮЗЛӘРЕ ХАЛЫККА, ШӘФКАТЬ ТУТАШЛАРЫНА КАРШЫ ЭШЛИ⚠️ #ТАТНЕФТЬ КЫТАЙДАН 6 млн. МАСКА АЛЫП КАЙТТЫ ДИП МАКТАНАЛАР, Ә РКБ да КӨН-ТӨН ТИР ТҮГЕП ЭШЛӘҮЧЕЛӘ ❗️13000 сум❗️ЭШ ХАКЫ АЛА ИКӘН БИТ⚠️ ОЯТ‼️ЯЛГАН ХӘБӘРЛӘР, ЯЛГАН ЭШ ХАКЛАРЫ ТУРЫНДА РӘСМИ МӘГЪЛҮМАТ ЧАРАЛАРЫ ЯЗА, ҖИТӘКЧЕЛӘР МАКТАНА, СӘЛАМӘТЛЕК ӨЛКӘСЕНДӘ ЭШ ХАКЛАРЫН КҮТӘРДЕК ДИП, КАЯ СОҢ УЛ⁉️ РӨСТӘМ ӘФӘНДЕ МИҢНЕХАНОВ КАЙЧАН РЕАЛЬ ЯРДӘМ КҮРСӘТЕР ИКӘН ХАЛКЫНА?! ӘЛЛӘ ВЛАДИМИР ПУТИННЫҢ ХӘРӘКӘТЛӘРЕН КАБАТЛАП, ӨЙДӘН ЧЫКМАСКА ФӘРМАН БИРЕП, ЭШЛЕКЛЕ КЫЯФӘТТӘ ПИАР ГЫНА ЯСАРМЫ?! УКЫГЫЗ, ӘГӘР БЕЗ ХАКСЫЗ БУЛСАК👇#Repost @linochekkzn ・・・ Сегодня день зарплаты….каждого, кого встречала на работе спрашивает- а где зарплату дают, не подскажете? Сегодня у всех странное настроение. Кто-то грустит, кто-то истерически смеётся, кого-то плачет, кто-то просто ушел в себя. Пример — наша медицинская постовая сестра, которая работает одна на посту на все отделение! (На минуточку!!), тащит всех и вся получила 13 тысяч рублей. Это как? Народ, как??? Во всеуслышание СМИ кричат что медикам подняли зарплаты. Да, оклад немного подняли, но поснимали надбавки! Что в итоге на руки мы теперь получаем МЕНЬШЕ!! чем было!! И это меньше происходит раз за разом! Говорят что на борьбу с короной выделено специально много-много денег! Но!! Ощущение что эти деньги выделяют из нашей зарплаты!! Да, не все врачи сейчас работают в госпитале, но мы так же рискуем своим здоровьем, крутясь в этой неотложке. Как жить дальше? Зачем обманывать тех, кто сейчас на передовой?? Что будет дальше?? Мы просто будем уходить…. Спасибо что дочитали….думаю хватит молчать. Пишите, коллеги, репостите если не сложно. Думаю для всех нас это наболевшая тема. ______ #вашездоровье #ситуациянаработе #зарплата #коронавирус #снижениезарплаты #печальное #оплататруда #зарплатамедика #зарплатаврача #хватитврать #татарстан #татартудей

A post shared by 🌏⚡️TATAR TODAY агентлыгы⚡️🌍 📢 (@tatar_today) on

 

 

 

Мәгълүмат Веронина Элина Инстаграмыннан

 

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий