Тикшерү комитеты Казанда үз әниләренең өч баласын урлау факты буенча җинаять эше кузгаткан.
ТР буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, Гүзәл Саматова (Гайфуллина) 7 ноябрьдән 8 ноябрьгә каршы төндә өч баланы Төркиягә алып качкан. Ул Казанда Дементьев урамында яши.
Тикшерүчеләр хатын сабыйлары белән иртәнге, S807-EO, 8 ноябрьдә Анталиягә очканын ачыклый. Балаларны алып чыгаруга әтисе каршы булуын әйтә.
Балалар: Халид Гайфуллин – 2011 елда туган, Абдулла Гайфуллин 2014 елда туган, Мәрьям Гайфуллина 2015 елда туган. Тикшерүчеләр 1988 елда туган Гүзәл Саматованың билгеләрен әйтә. “Гүзәлнең чәчләре соры, яшел күзләре, тулы гәүдәле. Борында-миң”.
“Тикшерү органнары балигъ булмаганнарның югалуы һәм кайда булуы турында берәр мәгълүматны хокук саклау органнарына 8-952-048-47-11, 8(843)298-51-75 яки 02 (102) телефоны аша хәбәр итүне сорый»,-дип аңлаттылар Идарәдә.
Чыганак: Казанский репортер