«Ярсуы — вулкан, ачуы — тайфун»

Каенаналар белән киленнәр мөнәсәбәте турында күп языла, сөйләнә, алар сәхнәдән күрсәтелә. Утыз елга якын авыл Советы рәисе булып эшләгәндә миңа да бик күп гаиләләрдәге четерекле мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәмгә килергә туры килде. Кырык ел элек булган гыйбрәтле очракны сөйләп үтәсем килә. …

Бердәнбер көнне эш бүлмәмә бик тә гайрәтле кыяфәттә усаллыгы йөзенә чыккан, күзеннән ут-ялкын бөркегән Гамилә килеп керде. Пенсия яшендәге бу хатын җир җимертеп, ут өертеп яши. Керә-керешкә киленен хурлап тезеп китте. Санга санамый, кимсетә, җәберли… Киттек аның авылына. Улы белән килене фермада эшлиләр. Аларның кайтуын көткән арада киленнең начар яклары тасвирланды, улының аның авызына карап торучы уҗым бозавы булуы аңлатылды. Кайттылар. Минем килүнең сәбәбен сиземләп: «Нәрсә, силсәвиткә барып җиттеңмени инде?» — диде улы Дамир. Аның сүзендә ачуга караганда үпкә күбрәк. «Силсәвитсез генә аңлашып яшәп булмый идемени, әнкәй?» — дип сүзгә кушылды килене Нурания. Икесе дә гаиләдәге хәлнең читкә чыгуына гарь­ләнгәннәр иде. Ана кеше үзенчә, улы белән килене үзләренчә сүз көрәш­терәләр, битәрләшәләр. — Аш пешергәч, иң башта аңа дәшәм. Юк, чыкмый. Чыкса да, син пешергәнне ашамыйм, агуланудан куркам, икәүләп мине агулап үтерергә җыенасыз, дип, үзенә аерым аш әзерли, — ди килен кеше. Дамир да хатынының сүзен җөпли. Баксаң, Гамилә улының Нураниягә өйләнүенә каршы була. Яшьләр аның фатыйхасыннан башка кавыша. Уллары туа. Каенананың ачуы һаман басылмый, киленен җәберли, нахакка рәнҗетеп килә. Улының хатыны яклы булуы каенананы чыгырыннан чыгара. — Ышансаң-ышан, ышан­масаң юк, аш салып чыгып китсәң, мал карап керүгә шулпага тоз чумырган яки әрем суы салган, кабарлык та булмый. Мин түгел, — ди. Хатының сине дә, мине дә агулар өчен шулай эшләгән, ди Дамирга, тагын әллә нинди ялалар яга, — ди Нурания. — Безне аертыр өчен ни генә эшләми, — ди улы. Ул вакытта «террор» сүзе көндәлек кулланылышта юк иде. Аның мәгънәсен дә белми яшәгән заман. Бүген бу хәлне «гаилә терроры» дип атар идем. Бар булган акылым белән үгет-нәсихәт биреп, ике араны җайлаган кебек итеп кайтып киттем. Ара-тирә сораштырып, күрше-күләнгә ишетелерлек гауга юклыгына инанып кына торганда ут уйнатып Гамилә түти тагын килеп керде. Җиде чакрым араны яшен тизлеге белән булмаса да, атлыларны узып килгәне сизелеп тора. Ярсуы — вулкан, ачуы — тайфун. — Син әйтәсең лә ул, энем, сабырлык, аңлашу, юл кую, дип, тик әнә Дамир нишләде, беләсеңме? — ди ярсып. — Нишләде икән, дип уйлыйм. Сукмагандыр бит. Юк, ул андый кешегә охшамаган. Алай дисәң дә, чыгырыңнан чыгарсалар… — Нишләде? — Әйбәт кенә мунча керә идем, килеп аның ике ишеген дә каерып алып атты. Авызымны ачып сүзсез калдым. Менә сиңа сабыр малай! Киттек авылларына. Икесе дә өйдә. Эштән кайтып тыныч кына чәй эчеп утыралар. Мин бу юлы каенана яклы, улына ачулы. — Нишләп син, Дамир, әниеңне алай җәберлисең? Ярый теге вакытта аны гаепле санадык, ә бу юлы мунча ишеген алып ташлау нинди дуамаллык ул? — дидем. — Бер дуамаллык та, җәберләү дә юк. Әнә үзе сөйләсен, — диде Дамир. Тегесе чат та мат. — Хәзер барысын да аңлатам, — дип, сабыр булырга тырышып сөйләп китте Нурания. — Мунча яктык. Гомергә булмаганны бу юлы әнкәй мәш килеп булышып йөрде. Башка вакытта, сезнең пычрактан соң мунча кермим, дип, беренче бара иде. Бу юлы барасы килмәде, безне җибәрде. Киттек. Ниндидер ят ис бар. Дамир мунча ташын ачып караган иде, тавык тизәге өеп куелган. Шулай мунча керүчеләрне тончыктыру очракларын ишеткәнем бар. Аның да уе шул булгандыр. Кайтып киттек. Сүзне Дамир дәвам итте: Без кердек, хәзер син бар инде, димен әнкәйгә ачуланып. Бармый, керәсе килми, чирләп торам, ди. Кыстый торгач, бер чәм белән китте мунчага. Артыннан барсам, ишекне эчтән бикләгән. Тончыгып үлсә, безне гаепле итәчәкләр, дип, ике ишекне дә каерып алып ташладым. Менә шул, — ул әнкәсенә сораулы караш ташлады. Әни кеше сүзсез генә түр бүлмәгә кереп китте.

Озак кына алар турында хәбәрдар булмый эшләп йөргәннән соң тагын бер яңалык. Бу юлы Дамир үзе килеп керде. «Әйдәле, бер кызык күрсәтәм», — ди. Киттек. Бу юлы нәрсә күрермен икән, дип уйлыйм. Мунчасын бөтенләй сүтеп ташламагандыр бит. Барып кердек. Нурания кухняда үз эше белән мәшгуль. Өч яшьлек уллары шунда уйнап йөри. Әби күренми. Сорашам. Бик сәер сөйләшәләр. Ул түр бүлмәдә бикләнеп яши, безне кертми. — Кайчаннан? — Ун көн була инде. — Шикләнәм, үлеп-нитеп ятмыймы… — Ник хәлен белмисез? — Хәлен беләсең килсә, бар кер, — диде Дамир, көлем­серәбрәк, ике якка ачылмалы ишеккә ымлап. — Тик чамалап, башыңны бәрмә. Нәрсәгә ишарәли? Күсәк белән түбәңә бирмәсен диюеме? Ишекне ачып керим дисәм… Чыннан да, чак башымны бәрмәдем — эчке яктан такта кагылган. — Я, кер, ник хәлен белмисең, ә?! Әйдә, мин сиңа бер комак тишеге күрсәтәм, — дип, Дамир тышка әйдәли. Аптырадым. Анда әниләре бикләнеп ята, әллә исән, әллә юк, ә ул ниндидер кинаяле сүз сөйли. Чыктык. «Әнә, күр!» Карасам, нигездән чак кына өстәрәк стенага тәрәзә капкачы беркетелгән. Ул ябык. Ышаныргамы-ышанмаскамы дип торганда, капкач ачылып, өйдән мүкәләп Гамилә түтәй килеп чыкты. Чыннан да, өннән чыккан җәнлекне хәтерләтте. Стенаның бүрәнәләрен балта белән чабып, кереп-чыгып йөрергә өн авызы ачкан икән. Граф Монте Кристоң бер читтә торсын! Күпме чәм, көч, вакыт кирәк бит дүрт юан бүрәнәне кисеп чыгарга! Шаккаттым. Әни кеше түр бүлмәдә электр плитәсендә аш-су әзерләп яши икән. Коточкыч! Дамирга бүрәнә түмәрләрен урынына куеп, стенаны юнәтеп, яңадан урта ишекне ачып, бергә яшәүгә үгетли башлаган идем, «Мин аларны мичкә яктым инде, — диде Гамилә түти исе дә китмичә. — Үз бүлмәм, үз мичем!» Эш алайга киткән икән, яхшылап ишек ачарга киңәш иттем. — Ишек ачармын, шулай күрше булып яшәрбез. Тик син урман бир инде, өчпочмак күтәреп, өйне зурайтмый булмый, — диде Дамир. Бер буралык агач, шифер юлланды. Йорт киңәйтелде. Башкача зур гауга күтәрмичә, алар шулай этле-мәчеле яши бирделәр. Ул белән килен ике малай үстерде. «Картәни!» сүзе генә әйтелмәде, кызганыч… Бүген алар өчесе дә мәрхүм инде. Төп йортта гаиләсе белән онык яши. Ничек яшәсәң дә гомер үтә дә китә, яхшылыкка ни җитә, диләр бит. Аңлаган кешеләргә, әлбәттә…

 

Әнәс Сафуанов

Бәйле