2 яшьлек балага ярдәм кирәк: «Ул вакытта юләрләр йортына эләгәм дип торам»

-- Лейла

 

Арчада яшәүче 2 яшьлек Сәйдә Йосыповага ярдәм кирәк. Табиблар сабый дөньга килгәндә аның билендә шеш барлыгын күреп ала. Казан табиблары ана өчен дә, бала өчен дә барысын да эшли.

– Сәйдә — көтеп алган балабыз. Авырлы вакытта бер дә кыен булмады. Үземне бик яхшы хис иттем. Авырмадым да. Әллә ничә тапкыр УЗИ уздым,  баланың кимчелеге дә күренмәде, – ди ул.

 

Алинә кызын үзе табарга теләсә дә, табиблар аңа кесеров кисеме ясый. Менә шулчакта, сабыйны карыннан алганда ук, аркасында шеш барлыгын күреп, шундук реанимациягә күчерәләр. Биш көн дигәндә, Сәйдәгә катлаулы операция ясала.  Инде бар да яхшы дип сөенергә өлгермиләр, җөй төзәлмичә тилмертә. Хастаханәдә тагын 3 айдан артык вакыт үтә. Шуннан соң табиблар Алинәгә кызының ятып кына торачагын, билдән түбән өлешенең параличлануын әйтә.

– Ул вакытта юләрләр йортына эләгәм дип торам. Шулкадәр елауга ничек түзгәнмендер. Бер якта мин, икенче якта ирем елады. Без бик кайгырдык. Әле ярый киңәш бирүчеләр, тынычландыручылар булды. Баланың яшәү теләген күрү дә күңелгә җылы кертте. Ул тормышка ябышкан иде. Мин аннан үрнәк алдым, – ди Алинә.

Чынлап та, табиблар ятып кына торачак дигән бала әкренләп үрмәләргә өйрәнә. Инде атлап китмәкче булып, тотынып тора икән. Әмма ярамый. Кирәкле операциягә кадәр йөрергә тырышу аяк сөякләренә генә түгел,сидек юлларына да зыян салырга мөмкин.

-Шул авырудан дәваланган кешеләр аша бер профессорны эзләп таптык. Чит ил клиникасы белән сөйләштек. Алар да Сәйдәнең аякка басуын, савыгуын вәгъдә итми, әмма аннан соң хәле начарланмаячак дип ышандыралар. Мин исә баламның савыгуына өмет итәм. Шуңа да авыру балалы әниләргә киңәшем бар – беркайчанда булмыйинде бу дип кул селтәмәгез. Дөрес, баштарак мин дә елап яттым. Еларга кирәкми икән. Ничек тә сәламәтләнү юлларын эзләргә кирәк. Без Сәйдәне тернәкләндерү үзәкләренә йөрттек. Аларның да ярдәме бар. Сабыем бар нәрсәне аңлый, башы эшли. Шуңа сөенәм, – ди Алинә.

Чит ил клинкасына һава юллары ачылу белән чыгып та китәчәкләр. Әмма алар сораган смума җыелып бетмәгән әле. Сәйдәне дәвалау өчен 3 миллион 800 мең сум акча кирәк. Изге күңелле кешеләр ярдәме белән аның 1 миллион 550 меңе җыелган. Шуңа да Йосыповлар гаиләсе, чит кешеләрдән ярдәм сорарга мәҗбүр.

 Булышырга теләүчеләр өчен исәп-хисап реквизитлары:

Йосыпова Алинә Мәхмүт кызы исемендәгеСаклык банкы картасы:

5469620023336744.

Ак Барс банк картасы:2200530183255603.

Әлеге карталар 89372841921телефонына беркетелгән.

Чыганак: Ватаным Татарстан

 

Бәйле